Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Рәхмәтләр хакында

Рәхмәтләр хакында

11 гыйнварда дөнья күләмендә Рәхмәт көнен билгеләп үтелә. Бу сүз сәламәтлеккә, кәефкә уңай тәэсир итүен, чынлап та тылсымлы көчкә ия булуын исбатлап торасы юк. Әлеге бәйрәм ЮНЕСКО тарафыннан юкка гына...

11 гыйнварда дөнья күләмендә Рәхмәт көнен билгеләп үтелә. Бу сүз сәламәтлеккә, кәефкә уңай тәэсир итүен, чынлап та тылсымлы көчкә ия булуын исбатлап торасы юк. Әлеге бәйрәм ЮНЕСКО тарафыннан юкка гына игълан ителмәгән.
Җиргә төшкәч
Бияләе,
Гафур алып
Биргән иде,
Динә аңа:
– Рәхмәт, – диде.
Малайның да
Җылы сүзгә
Кәеф килде.
Елмайды да:
-Рәхмәтеңә
Рәхмәт! – диде.
Кыз җавапсыз
Калсын диме?
Җавап бирде:
-Рәхмәтемә
Рәхмәт өчен
Рәхмәт инде!
Малай аңа
Башын иде:
-Рәхмәтемә
Рәхмәт өчен
Рәхмәтеңә
Рәхмәт, -диде.
Динә көлде.
Бик күңелле,
Рәхәт иде.
… Җиргә төшкән
Бияләйгә
Рәхмәт инде.
#Шәүкәт Галиев #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи