Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Рәис САФИН: «Һәркемнең дә кылган гамәлләре Игелекле булсын халкына»

Рәис САФИН: «Һәркемнең дә кылган гамәлләре Игелекле булсын халкына»

Акыллы киңәшләр

– Ник сөйләшмисең, телеңне йоттың мәллә?

 

– Юк, телем үз урынында. Тик минем ана телебезне аңлавым этләр дәрәҗәсеннән ерак китмәгән. Мин дә сезнең нәрсә турында сөйләшкәнегезне бераз чамаласам да, сезнең белән татарча сөйләшергә телем юк. Шуңа күрә, шыпырт кына, сезне тыңлап утырырга мәҗбүрмен.

 

– Шулай ул. Үз ана телеңне белмәсәң, үзең әйтмешли, этләр кебек, сөйләшә алмый утырасың. Хәтта алардан да түбән төшәсең. Ничек дисеңме? Алайса тыңла. Әйтик: этләрнең берсе дә ишәк шикелле акырмый, сыер кебек мөгрәми, ат булып та кешнәми. Барысы да үзләренчә, этләрчә итеп өрә. Алар табигать биргән үзләренең телләрен белә. Менә бит мәсьәлә кайда. Һәркем үз ана телен белергә тиеш. Мин шулай уйлыйм. Син дә, кардәш, кешеләрчә итеп уйлап кара әле!

 

 

Этлек

 

2010 елның декабрь башында көннәр җылытып җибәрде. Күк йөзендә кара-көрән болытлар җыелып, өч көн тоташтан әле яңгырлы җепшек кар, әле күбәләктәй кар яуды. Бөтен дөнья ап-акка төренде. Кичәге шәрә агачларның ботакларына калфак-калфак булып, каз мамыгы кебек күпереп торган кар көртләре кунды. Энҗе бөртекләренә бизәлгән агач ботаклары тәлгәш-тәлгәш булып, чулпылар таккан толымнар сыман, аска сузылды. Агачлар иңнәренә ырынбур шәле салган, битләренә ап-ак кершән яккан купшы, нәзакәтле туташ-ханымнарга охшап калды. Әйтерсең лә яз җиткән дә, алар ап-ак чәчәкләргә уралганнар. Бу әкияти гүзәллек, бигрәк тә кичләрен багана башларында балкып торган утлар кабынгач, серле дөньяга әверелә. Бала-чагаларның шатлык-куанычлары күңелләреннән ташып ургыла. Алар чыр-чу килешеп, бер-берләренә кар йомарлап атышалар. Ефәктәй йомшак кар өсләренә ятып, кар диңгезендә йөзәләр. Әти-әниләре белән мәш килешеп, кар әвәлиләр, төрледән-төрле сыннар ясыйлар. Кыш бабай белән Кар кызы сыннары күп кенә ишегалларының сагынылган бизәгенә әверелде. Юлларны тирән кар көртләре күмеп китүенә дә карамастан, кешеләрнең йөзләре көләч, сүзләре сөенечле, үзләре сөйкемле иде. Дөньяны кышның тылсымлы гүзәллегенә төреп, тын гына, иренеп кенә яуган ябалак кар бөртекләре Җир өстен сихри аклыкка түшәгән кичләрнең берендә, иңнәренә салынып төшкән сумкалар асып, кулларына да авыр-авыр пакетлар тоткан 25-30 яшьләр тирәсендәге бер ханым безнең йортның подъездына таба атлады. Менә ул туктап, күбәләктәй ябалак карларны пыр туздырып, арлы-бирле йөгереп йөргән эткә һәм этенең тезгенен кулына тотып, аның боргалана-боргалана уйнаклавыннан рухи канәгатьлек кичереп, этен һаман саен өстереп торган иргә эндәште. Эт исә таныш тавыш ишетүдән әсәрләнеп, койрыгын болгый-болгый, үрле-кырлы сикергәләп, ханым янына ыргылды. Үзенең хуҗабикәсен күрүдән шыңшый-шыңшый шатланган мәхлук, ханымның пальто итәкләренә сыена-ышкына сикергәләде. Йомшак-назлы, иркәле тавыш белән өргәләп тә куйгалады. Ул әйләнә-тирәли йөреп, пакетларны иснәде. Ниһаять, койрыгын туктаусыз болгап торган хәлдә, әледән-әле теле белән авыз кырыйларын ялмап ала-ала, ялварулы соргылт күзләрен мөлдерәтеп, хуҗабикәсенең каршына килеп басты.

 

– Кулларым өзелеп төшәргә җитеште. Мә, ал әле сумкаларымны, – диде ханым, ир кешегә эндәшеп. Шушы сүзләрне генә көткән кебек, ир кеше җәһәт кенә килеп, ханымның колагына нидер әйтте.

 

– Юк! – диде ханым, кырт кисеп. Ир кеше этен кинәт кенә үз янына тартып китереп, кулларына алды һәм подъездга таба китеп барды. Ханым да йөген өстерәгәндәй итеп, аңа иярде. Ир кеше кар-бураннар каплап киткән баскычларны көч-хәл белән үрмәләп, подъезд мәйданчыгына менеп басты. Ханым исә сумкаларын күтәргән хәлдә, хатын-кызларда гына була торган мөлаемлык белән:

 

– Бир инде кулыңны, күрәсең ич менә алмый газапланганымны. Ну син ир кешеме, юкмы? – диде, кулларын алга сузып. Ләкин бернинди җавап та, ярдәм дә күрми, аяклары таеп, баскыч төбенә мәтәлде. Сумкадагы ашамлыклары кар өстенә чәчелеп китте. Шушы мизгелләрдә подъезддан килеп чыккан олы яшьләрдәге бер апа, бу хәлне күреп торган иргә нәфрәтле карап:

 

– Чын хайванга әйләнгәнсең икән инде син, – диде ачу белән.

 

Апа кеше, кар тигезләп киткән баскычлардан шуып төшеп, чәчелгән әйберләрен җыеп яткан ханымга торырга ярдәм итте. Аны кочагына алып, күкрәгенә кысты. Йомшак итеп аркасыннан сөеп иркәләде, пальтосындагы карларны сыпырып төшерде.

 

– Елама, килен. Ул синең бер бөртек күз яшеңә дә тормый. Гафу ит мине шушындый этлеккә чыккан, кешелек сыйфатларын җуйган наркоман бала үстергәнем өчен. Мондый баланы Ходай Тәгалә дошманыңа да күрсәтмәсен икән, – диде апа, калтыранган тавыш белән. – Атасы исән булса, болай булмас иде дә…

 

Кайнана белән килен, култыклашып, подъезд ишегеннән кереп киттеләр.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи