Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Дания Рахман. Рәхмәт сиңа, Казаным

Дания Рахман. Рәхмәт сиңа, Казаным

Минем белән бергә син дәЯндың утта, Казаным;Газапларым оныттырды,Җан-рухымны савыктырдыСинең изге азаның.Рәхмәт сиңа, Казаным.Гомер көзeм синдә үтә -Бәхетле мин, Казаным;Бөтен борчуларым алды,Күңелемә...

Минем белән бергә син дә
Яндың утта, Казаным;
Газапларым оныттырды,
Җан-рухымны савыктырды
Синең изге азаның.
Рәхмәт сиңа, Казаным.
Гомер көзeм синдә үтә -
Бәхетле мин, Казаным;
Бөтен борчуларым алды,
Күңелемә җырлар салды
Синең моңлы азаның, -
Мең-мең рәхмәт, Казаным.
Иман нуры сибеп шулай
Яңгырасын азаның,
Хак Тәгаләм рәхмәтендә
Яшик бергә, Казаным;
Минем моңлы Казаным,
Минем сөйгән Казаным.
Фото: pixabay
#Дания Рахман #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи