Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Пар чынаяк куйдым...

Пар чынаяк куйдым...

Кичә генә әле икәү идек...Бүген менә...тагын үзем генә.Бер могҗиза булыр -кайтыр, диеп,Пар чынаяк куйдым өстәлемә. Синең белән минем бәхет кенәХушлашудан, очрашудан тора.Төшләреңә кереп йөдәтермен,Син...

Кичә генә әле икәү идек...
Бүген менә...
тагын үзем генә.
Бер могҗиза булыр -
кайтыр, диеп,
Пар чынаяк куйдым өстәлемә. 
Синең белән минем бәхет кенә
Хушлашудан, очрашудан тора.
Төшләреңә кереп йөдәтермен,
Син кайгырма -
сагына дип юра.
Моңга чумган кичләр
шундый салкын!
Син булмагач, вакыт озак үтә.
Син кайт инде.
Очрашасы иде.
Мине дә бит яңа юллар көтә.
Фәйрүзә Мөслимова
Фото: pixabay
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи