Ә мин бүген төнлә йокламадым,Тоймадыгыз гына сез аны...Мин дәвалар өчен палатагаАлып кердем төнлә дөньяны.Инде сулып килгән үләннәргәҺәм гөлләргә сулар койдым мин.Янып, әрнеп яткан мәйданнарныңЯралары...
Ә мин бүген төнлә йокламадым,
Тоймадыгыз гына сез аны...
Мин дәвалар өчен палатага
Алып кердем төнлә дөньяны.
Инде сулып килгән үләннәргә
Һәм гөлләргә сулар койдым мин.
Янып, әрнеп яткан мәйданнарның
Яраларын бәйләп куйдым мин.
Мин кан бирдем кайбер шәһәрләргә,
Мин җан өрдем кайбер юлларга.
...Зур дөньяның чирен бетерергә
Көч җитмәде минем кулларда.
Сезне уятырга кыймадым мин,
Уятасы калган шул аны...
Мин дәвалар өчен палатага
Алып кердем төнлә дөньяны.
1970
Тоймадыгыз гына сез аны...
Мин дәвалар өчен палатага
Алып кердем төнлә дөньяны.
Инде сулып килгән үләннәргә
Һәм гөлләргә сулар койдым мин.
Янып, әрнеп яткан мәйданнарның
Яраларын бәйләп куйдым мин.
Мин кан бирдем кайбер шәһәрләргә,
Мин җан өрдем кайбер юлларга.
...Зур дөньяның чирен бетерергә
Көч җитмәде минем кулларда.
Сезне уятырга кыймадым мин,
Уятасы калган шул аны...
Мин дәвалар өчен палатага
Алып кердем төнлә дөньяны.
1970
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала