Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Васил Әхмәтҗанов. Озата барма

Васил Әхмәтҗанов. Озата барма

Озата барма, иркәм, кайталмассың,Әйтер сүзең әйтә алмассың.Син бит минем кайнар йөрәгемдәОнытылмаслык урын алгансың.Озата барма, иркәм, озата барма,Олы юл бит, бәлки, адашмам.Синең серле кара күзләрең...

Озата барма, иркәм, кайталмассың,
Әйтер сүзең әйтә алмассың.
Син бит минем кайнар йөрәгемдә
Онытылмаслык урын алгансың.
Озата барма, иркәм, озата барма,
Олы юл бит, бәлки, адашмам.
Синең серле кара күзләреңне
Башка бер күзләргә алмашмам.
Алма бакчасына әгәр керсәм,
Сиңа өзәр идем алсуын.
Нинди сүзләр белән аңлатыйм соң
Бу йөрәккәемнең ярсуын?
Фото: pixabay
#Васил Әхмәтҗанов #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи