Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Нур Баян. Озату җыры

Нур Баян. Озату җыры

Сөйгәнемне кем дисәгез,Комбайн йөртә иде,Таң атканда, басуга безИкәүләп китә идек.Чик буена сакчы итепОзаттым сөйгәнемне,Озаттым ерак җирләргәИлдә бер дигәнемне.Озатсам да бик еракка,Яшьләр таммас күз...

Сөйгәнемне кем дисәгез,
Комбайн йөртә иде,
Таң атканда, басуга без
Икәүләп китә идек.
Чик буена сакчы итеп
Озаттым сөйгәнемне,
Озаттым ерак җирләргә
Илдә бер дигәнемне.
Озатсам да бик еракка,
Яшьләр таммас күземнән,
Ал чәчәкләр тыгам хатка,
Истәлеккә гөлемнән.
Чыгармасам да уемнан,
Язмыйм хатлар моңаеп,
Ул кайтыр бер чик буеннан,
Кояш кебек елмаеп.
Күкрәгенә алтын йолдыз
Тагылган булыр аның,
Ул туздырыр чик янына
Килгән дошманнар явын.
Икәү йөрткән комбайнны
Хәзер мин үзем йөртәм;
Уяунык сакласын илне,
Борчылмасын ул иркәм...
Фото: pixabay
#Нур Баян #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи