Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Миңа мәңге нидер җитмәде"

"Миңа мәңге нидер җитмәде"

Миңа мәңге нидер җитмәде,Җәйләр килсә, җирне чәчәкләп,Кыш аклыгы миңа җитмәде.Бар дөньяны шашып сөйгәндә,Җитми калды бер зат - мәхәббәт.Сизгәч офык бик тар икәнне,Күңел ерак киңлек юксынды.Күргәч, сиз...

Миңа мәңге нидер җитмәде,
Җәйләр килсә, җирне чәчәкләп,
Кыш аклыгы миңа җитмәде.
Бар дөньяны шашып сөйгәндә,
Җитми калды бер зат - мәхәббәт.
Сизгәч офык бик тар икәнне,
Күңел ерак киңлек юксынды.
Күргәч, сизде - белем җитмәде.
Белем эстәп узгач ут-суны,
Миңа туган җирем җитмәде.
Рәхәт атлап җирдән барганда,
Күзләр бакты җем-җем һавага.
Самолетта күкләр гизгәндә,
Теплоходта, суда йөзгәндә,
Җир ныклыгы тагын җитмәде.
Бәләкәйдә теләк - зурлыкта,
Ә зурайгач картлык куркыта.
Чаба күңел артка табарак,
Гомер ләкин бара алгарак.
Миңа ләкин нидер җитмәде.
Әхсән Баян
Фото: pixabay
#Әхсән Баян #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи