Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Моңсу халәт

Моңсу халәт

Җанга салкын, Йөрәк никтер өши,Энҗе күздә салкын яшь көлә.Кочагыңа синең ташланасым,“Аңла мине” диясем килә.Газап, миннән шашып көлә-көлә,Үтә җанның иң-иң түренә.Җиңелергә теләмәгән йөрәкТибешеннән ка...

Җанга салкын, Йөрәк никтер өши,
Энҗе күздә салкын яшь көлә.
Кочагыңа синең ташланасым,
“Аңла мине” диясем килә.
Газап, миннән шашып көлә-көлә,
Үтә җанның иң-иң түренә.
Җиңелергә теләмәгән йөрәк
Тибешеннән кан-яшь түгелә.
Болыт булып ак кар төшә җиргә -
Бар дөньяда гүзәл манзара.
Мин җиңәргә тиеш бу халәтне!
Кит җанымнан, Сагыш, кит, Кара!
Җиңелергә бер дә яратмыйм мин,
Яратам тик көлеп яшәргә.
Кайгы болытларын алып ташлап,
Вакыт миңа җиргә төшәргә.
...Төшә җиргә ак кар. Алар белән
Ак тынычлык иңә җаныма.
Күзләремдә бәхет көлә. И сагыш-моң,
Син кабаттан миңа сарылма.
Гөлнара Җәлилова
Фото: pixabay
#Гөлнара Җәлилова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи