Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Мөлдерәмә туңган җанның игезәге синме әллә?!"

"Мөлдерәмә туңган җанның игезәге синме әллә?!"

Мөлдерәмә туңган җанныңигезәге синме әллә?!Чагылдыра нурың тылсым кебек,төс балкышың - энҗе бөртекбозга тама яшең булып.Ялгыз алма. Сулган агач.Төссез дөнья... - ә ул көлә!Аңлап булмас иң гаҗәбе:бозда...

Мөлдерәмә туңган җанның
игезәге синме әллә?!
Чагылдыра нурың тылсым кебек,
төс балкышың - энҗе бөртек
бозга тама яшең булып.
Ялгыз алма. Сулган агач.
Төссез дөнья... - ә ул көлә!
Аңлап булмас иң гаҗәбе:
боздан торган күңел
әле көлә белә.
Кулым сузам. Җылынырмы җаның?
Соң өметем – соңгы сулыш.
Ничек шулай син гел тыныч?
Бәхет тулы мизгел -
сының саклый, гүя, бозга төреп.
Аклык иңә изге җанга дога булып...
Тамды яшем.
Кисәттең күк кышкы алма:
ялгыз калма!..
Мөлдерәмә тулган җанның
игезәге син икән лә...
Сүрия Мингатина
Фото: pixabay
#Сүрия Мингатина #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи