Балалар язучысы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов 1950 елның 15 декабрендә Мөслим районындагы Түреш авылында туган. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе, А.Алиш, С.Сөләйманова, Ш.Галиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Мөслим районының Мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
КӨЗГЕ
Яраттым мин сине гомер буе
Сабый чактан – кече яшемнән.
Хәзер менә карарга да кыймыйм,
Курыккандай җәйге яшеннән.
Яраттым мин сине,
Башкалар да
Күз салганга, яраткангамы…
Мине генә түгел, бик күпләрне
Тик үзеңә караткангамы…
Ә син һаман бер дә үзгәрмисең,
Гаделлегең чагыла күзеңдә.
Безне сирәк-мирәк,
Ә яшьләрне
Чакырасың әле үзеңә…
Сине яратсак та, курыксак та,
Син барыбер гадел һәм изге.
Дөресен һәм киресен күрсәтсәң дә,
Синнән башка тормыш юк, көзге!
ТУКАЙ УЛ – БЕРӘҮ ГЕНӘ
Тукай әллә ничә булмый,
Тукай ул – берәү генә.
Ләкин кереп утырган ул
Күпләрнең күңеленә.
Тукай пәйгамбәр түгел, тик
Аны белмәсәң – гарьлек.
Чөнки язган һәр җөмләсе
Хәдисләргә тиңләрлек.
Тукайга баш иябез һәм
Чәчәкләр китерәбез.
Тукайны укып, үткәнне,
Киләчәкне күрәбез.
ЯРАТЫРГА БУЛА ИКӘН
Күрмичә дә яратырга
Була икән,
Күрмичә дә җан атарга
Була икән,
Әгәр дә ул халык өчен
Җанын кыйса,
Тел, милләткә бар гомерен,
Көчен куйса,
Гел игелек, шәфкатьлелек
Кенә кылса,
ИҗатындаТукаебыз
Кебек булса!..
***
Җил дә вакытында исеп,
Яңгыр да вакытында ява.
Г.Тукай
Тукай бабай, син шулай да
Бераз арттыргансыңдыр.
Бүген, хәлебезне күреп,
Аптырый торгансыңдыр.
Җәй аеннан көз башланды,
Көз аеннан кыш керә.
Әллә бозык кавемме без,
Җәзамы шуңа күрә?
Басу тулы җыелмаган
Яшелчәләр, игеннәр:
«Бер яңгырсыз көн дә юк», – дип,
Башкайларын игәннәр.
Агулап, җиргә чәчәбез,
Агулап үстерәбез.
Кешедә мең төрле чир бар,
Шул агудан күрәбез.
Алай да син, Тукай бабай,
Шәп шигырьләр язгансың.
Ышанасы килә бик тә,
Чындыр алар, ялгансыз…
Әгәр безнең белән булсаң,
Белмим, ни язар идең…
Бу көннәргә түзәлмичә,
Акылдан язар идең…
***
Тукай энем (гафу ит),
Мин синнән өлкән инде.
Синең егет чакларны
Мин күптән үткән инде.
Син язганның барсына
Шик-шөбһәләр тотмыйбыз.
Хәтта «Шүрәле»ңне дә
Чынга юрап укыйбыз.
Сезнең чорда җил, яңгыр
Гел вакытлы булганнар.
Кура җиләк, җир җиләк
Шулкадәре уңганнар…
Җиләк дигәннән, җиләк
Хәзер дә әйбәт уңа.
Шәһәр һәм авыл халкы
Ябырылалар шуңа.
Ә яңгырлар... яумаса,
Ай буена таммый да.
Ә бер ява башласа,
Коя бер туктамый да.
Җилләр дә, син язганча,
Исми хәзер, Габдулла,
Бертуктамый гарасат,
Тыныч көннәр аз була.
Син ул язганнарыңа
Ялганнар кертмәдеңме?
Җил, яңгыр мәсьәләсен
Бераз күпертмәдеңме?
Күрсәң иде син бүген
Җилнең ничек искәнен…
Ә яңгырның боз белән
Дулап явып үткәнен…
Юк, күрсәң дә син аңа
Ышанып бетмәс идең.
Туган ягың ямьсезләп,
Язмаңа кертмәс идең.
Әлегә бездә шулай,
Син язганча ук түгел.
Туган яктан чит җиргә
Барыбер тартмый күңел.
ӘЙ СИН, ДӨНЬЯ!
Әй син, дөнья! Үзең шундый матур!
Үзең шундый серле, сөйкемле!
Башка җирләр, белмим, юктыр ла ул
Бу галәмдә синең шикелле.
Җәннәткә тиң диеп сөйләшәбез,
Әйтерсең лә аны без күргән.
Кунак икәнлекне тояр өчен,
Ходай безгә акыл иңдергән.
Әй син, дөнья! Ул ярату хисен
Нигә миңа өеп биргәнсең?!
Табигатьне, моңны, шигъриятне,
Кешеләрне ярат, дигәнсең.
Күз яшьләре аша яратам мин,
Кырыслыгың торсын бер читтә.
Миңа синең бер кояшлы көнең,
Туган җирем, туган тел җитә.
КӨТӘМ
Көтәм әле, нидер булыр сыман,
Кемдер килер сыман яныма.
Әллә нинди шатлыклары белән
Килеп керер сыман җаныма.
Көн дә көтәм, ни көткәнем белмим,
Күңелемә шулай тоела.
Сизми калсам, яхшы булмас, диеп,
Көтәм айлар, көннәр буена.
Үзем уйлыйм, бу көтүем берүк
Яхшы хәбәр генә булса иде.
Начар уйларымны алып атып,
Бәгыремә кереп тулса иде.
ЯШӘҮ ЯШӘҮ БУЛАМЫНИ…
Яшәү нинди яшәү булсын,
Сине хөрмәт итмәсәләр.
Туганнарың, дус-ишләрең
Хәлең белеп китмәсәләр.
Яшәү яшәү буламыни
Тыелганнан тыелмасаң.
Кунак икәнеңне аңлап,
Аллаһыга сыенмасаң.
Яшәүнең ни яме булсын
Керсәң кеше өлешенә.
Табынсаң фани дөньяның
Алтынына, көмешенә.
Яшәвеңнән ни мәгънә бар –
Бер игелек кылалмасаң.
Шатлыгыңнан, йә кайгыңнан
Яшьләр түгеп еламасаң.
Яшәү булмас бу дөньяда
Калалмаса бер эзең дә.
Шул турыда әле һаман
Уйлап йөрим мин үзем дә.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала