Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

«Мин ышанмыйм әле үлүеңә...»

«Мин ышанмыйм әле үлүеңә...»

Мин ышанмыйм әле үлүеңә, —Юл юк әле аңа күңелдә:Күрешербез күк тагын.Аһ, ничек мин сине юксынырмын,Ераклашкан саен бүгеннән,Ераклашкан саен.Ачса иде миңа үткән гомерАчылмаска япкан капкасын,Ачса иде.С...

Мин ышанмыйм әле үлүеңә, —
Юл юк әле аңа күңелдә:
Күрешербез күк тагын.
Аһ, ничек мин сине юксынырмын,
Ераклашкан саен бүгеннән,
Ераклашкан саен.
Ачса иде миңа үткән гомер
Ачылмаска япкан капкасын,
Ачса иде.
Син үләсе көнне күрмәс өчен,
Китәр идем шунда ташлап барын,
Китәр идем.
Шулай итте мине юксыну,
Менә шулай итте.
Хәсән Туфан
Фото: pixabay
#Хәсән Туфан #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи