Мин туйдырдым инде сезне,Кырлар мактап.Башка хакта язу идеБүген максат.Ләкин, ачык тәрәзәмәҗилләр исеп,Китерделәр куян куганАрыш исен.Минем кырга мәхәббәтемКүптән инде:Миңа ул чак тугыз тулыпҮткән иде...
Мин туйдырдым инде сезне,
Кырлар мактап.
Башка хакта язу иде
Бүген максат.
Ләкин, ачык тәрәзәмә
җилләр исеп,
Китерделәр куян куган
Арыш исен.
Минем кырга мәхәббәтем
Күптән инде:
Миңа ул чак тугыз тулып
Үткән иде.
Һәм беренче тракторны
Урап алып,
Кырга чыктык без малайлар,
Чыкты халык.
Ызаннарның әремнәрен
Сытып, басып,
Без нәниләр карашына
Зур юл ачып,
Корыч батыр күкрәп узды!
Менә шунда
Киңәеп киткәндәй булды
Безгә дөнья.
Безнең юлның башы шунда
Булды кебек.
Шуннан омтылдык без күзне
Алга текәп...
Фото: pixabay
Кырлар мактап.
Башка хакта язу иде
Бүген максат.
Ләкин, ачык тәрәзәмә
җилләр исеп,
Китерделәр куян куган
Арыш исен.
Минем кырга мәхәббәтем
Күптән инде:
Миңа ул чак тугыз тулып
Үткән иде.
Һәм беренче тракторны
Урап алып,
Кырга чыктык без малайлар,
Чыкты халык.
Ызаннарның әремнәрен
Сытып, басып,
Без нәниләр карашына
Зур юл ачып,
Корыч батыр күкрәп узды!
Менә шунда
Киңәеп киткәндәй булды
Безгә дөнья.
Безнең юлның башы шунда
Булды кебек.
Шуннан омтылдык без күзне
Алга текәп...
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала