Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Мин - татар!

Мин - татар!

"Мин - татар!" - дигәнгә көлделәр:"Соңардың - санаулы көннәрең!"Горурлык ул кимлек икән бит -Нигә соң элегрәк белмәдем?!"Ул - татар!" - дип башны чөйгәндә:"Коллыкка ишарә!" - диделәр."Оныт син үзеңне...

"Мин - татар!" - дигәнгә көлделәр:
"Соңардың - санаулы көннәрең!"
Горурлык ул кимлек икән бит -
Нигә соң элегрәк белмәдем?!
"Ул - татар!" - дип башны чөйгәндә:
"Коллыкка ишарә!" - диделәр.
"Оныт син үзеңне - бабаңнар
Борынгы далада үлделәр!"
"Без - татар!" - дип мәйдан урадык,
Мыскыллы елмаю озатты.
Җиде-ят тимәде, үз кешең
Йөрәккә турылап төз атты.
Көлсеннәр! Изсеннәр! Барыбер -
Без тере! Без исән! Әле дә!
Мин - татар! - бу синең паролең -
Төшермәс үлеләр хәленә!
Кем тыяр? Ул - татар! дигәндә,
Күңелең ашкынса биеккә?
Кемгәдер төрмә дә килешер,
Тик безнең хөррият - иректә!
Без - татар! Кемгәдер - илбасар,
Кемгәдер - кыямәт өрәге.
Бигайбә! Йөрәкләр типкәндә
Какшамас милләтнең үзәге!
Мин - татар! Син - татар! Без - татар!
Ашыкма сызарга исәптән.
Нәкъ вакыт - ияргә менәргә
Кодрәтне уятып йөрәктән!
Гөлүсә Батталова
#Гөлүсә Батталова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи