Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Мин күбәләк бугай син барда!.."

"Мин күбәләк бугай син барда!.."

Кулларыңны бирче,Бергә атлагандаКан тибешен тою кирәктер...Таңнар булып язлар килә әнә,Безгә якты гомер теләптер...Бу язларны, әйдә, җибәрмибез!Китсә алар кайтмас кебекләр...Алдыйлар ич, яшәү кабатлан...

Кулларыңны бирче,
Бергә атлаганда
Кан тибешен тою кирәктер...
Таңнар булып язлар килә әнә,
Безгә якты гомер теләптер...
Бу язларны, әйдә, җибәрмибез!
Китсә алар кайтмас кебекләр...
Алдыйлар ич, яшәү кабатланмый,
Күкләр гәрчә мең кат үгетләр...
Ә без, әйдә, бүген яшәп калыйк!
Җаннарыбыз әле кайнар чакта.
Бу язларны җибәрмисе иде...
Моңсу көзләр әнә тора сакта...
Беләсеңме, яшьлегемне, ахры,
Мин бүләккә сиңа бирермен.
Сулмый торган яшел бакчаң булыр,
Мин кергәләп шунда йөрермен...
Бәхет өчен күп тә кирәк түгел,
Бәхет - канат икән, чыннан да,
Талпынам да, иңнәремә кунам,
Мин күбәләк бугай син барда!..

Резеда Гобаева
Фото: pixabay
#Резеда Гобаева #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи