Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Мин гади җир егетемен, Ә син фәрештә төсле"

"Мин гади җир егетемен, Ә син фәрештә төсле"

Бишенче кат – җиде кат күк,Дүртенче кат – җир өсте.Мин гади җир егетемен,Ә син фәрештә төсле.Бишенче кат – минем сөю,Дүртенче кат – терәгем.Синең күңелең янындаМинем очкын-йөрәгем.Бишенче кат – синең...

Бишенче кат – җиде кат күк,
Дүртенче кат – җир өсте.
Мин гади җир егетемен,
Ә син фәрештә төсле.
Бишенче кат – минем сөю,
Дүртенче кат – терәгем.
Синең күңелең янында
Минем очкын-йөрәгем.
Бишенче кат – синең сарай,
Дүртенче кат – минем өй.
Ике катның уртасында
Без чыгарган моңлы көй.
Бишенче кат – минем хыял,
Дүртенче кат – чынбарлык.
Ике ялкын, ике дулкын,
Зур дәрьяны чыгарлык.
Ленар Шәех
Фото: pixabay
#Ленар Шәех #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи