Язучы Гөлфия Исхакова иҗатына бер караш
Татарстанда туып та, гомерләрен чит төбәкләрдә уздырган язучыларыбыз шактый. Шулар арасына Гөлфия Исхакованы да кертә алабыз. Гөлфия Заһит кызы Исхакова (Вәлиева) 1957 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Әлмәт районы Кәләй авылында туа. Аның балачагы «өч урамлы, таулар уратып алган» Лениногорск районындагы Мөэмин Каратай авылында уза. Шунда сигезьеллык, аннары шул районның Иске Куак авылы мәктәбендә урта белем ала. 1975 елда, Казан авиация институтын тәмамлаган иренә Удмуртиянең Воткинск шәһәренә юллама бирелгәч, гаилә шул шәһәргә күченеп китә. Биредә Гөлфия Исхакова машиналар төзү техникумын тәмамлый, техник-технолог һөнәрен үзләштерә. Бер үк вакытта ул цехның профсоюз берләшмәсендә культорг вазифасын алып бара. Егерме елга якын бәйрәм көннәрендә заводта татар халкының милли көйләре яңгырый.
Гөлфия Исхакова завод, шәһәр газеталарына мәкаләләр яза, журналист буларак каләмен чарлый. Соңрак ул читтән торып Ижевскида мәдәният училищесын тәмамлый. Берничә ел дәвамында җирле радиода татар телендә алып барылган тапшыруларның мөхәррире һәм алып баручысы булып эшли. Шәһәрдә «Дуслык», «Тургай» ансамбльләрен оештыручыларның берсе була.
Гөлфия Исхакованың иҗат юлы Удмуртия Республикасында татар телендә дөнья күргән «Яңарыш» газетасы белән тыгыз бәйле. Биредә аның шигырьләре, мәкаләләре, хикәяләре даими чыгып килә. Моннан тыш, язучының иҗат җимешләре «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Хәзинә», «Воткинские вести», «Әлмәт таңнары», «Яшьләр заманы», «Тормыш кыры», «Известия Удмуртской Республики», «Хәзинә», «Яңарыш» (Төмән), «Литературная газета» (Мәскәү), «Новое время Удмуртии» һәм башка газеталарда, «Казан утлары», «Мәйдан», «Ялкын», «Луч» кебек журналларда бастырыла.
1997 елда Гөлфия Исхакова шигырьләре Удмуртиядә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр һәм композиторлар иҗатын берләштергән «Язмышлар авазы» китабына кертелә. 2002 елда Ижевск типографиясендә шагыйрәнең «Язларыма кайтам» дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Биш елдан соң шул ук шәһәрнең китап нәшриятында аның «Ак моң алып каеннардан» дип исемләнгән икенче китабы басылып чыга. Шул ук елны Гөлфия Исхакованы Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләренә кабул итәләр. 2008 елда ул якташы Риза Шәфи исемендәге премияга лаек була.
2011 елда Ижевскида шагыйрәнең балалар өчен язылган шигырьләре аерым китап булып басылды. «Президент булам» дип исемләнгән әлеге китап нәни укучыларга бер бүләк булып иреште. Шунысы куандыра: балалар өчен әсәрләр язуын дәвам итеп, шагыйрә аларга тагын бер сөенеч – «Мактанчык, дип әйтмәгез!» дип аталган шигырьләр җыентыгын бастырып чыгара. Бу уңайдан 2019 елның 9 декабрендә Ижевскиның Муса Җәлил исемендәге татар китапханәсендә китапны тәкъдим итү кичәсе булып уза. 2022 елда рус һәм татар телләрендә балалар өчен язылган «Айгөл һәм Чикки» исемле китабы тәкъдим ителә.

Гөлфия Исхакова җитәкләгән «Тургай» татар җыры ансамбле. /Фото – Г.Исхакованың ВКонтактедагыаккаунтыннан, vk.com/id192593853.
Башлангыч чор иҗатында нигездә үзен шагыйрә булып таныткан Гөлфия Исхакова каләм көчен прозада да сынап карый. 2012 елда аның чәчмә әсәрләре тупланган «Сукыр мәхәббәт» дигән китабы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Әлеге басмага аның «Кара чемодан» дип исемләнгән повесте һәм хикәяләре кертелгән. Бу китабы өчен ул 2016 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләгенә лаек була. 2012 елда, Ринат Баттал, Ибраһим Биектаулы, Әлфирә Низамова, Кәүсәрия Нуруллина, Гыймран Сафин әсәрләре белән беррәттән, Гөлфия Исхакованың иҗат җимешләре «Кайда да йөрәктә: дөньяга сибелгән татар әдипләре иҗаты» китабына кертелә. 2013 елда шагыйрәнең «Изге теләкләр юллыйм» дигән китабы Төмәндә чыга. Тагын дүрт елдан ул татар укучысын «Күңелем фасыллары» дигән шигъри җыентыгы белән сөендерә. Әлеге җыентыкта шагыйрәнең иң уңышлы иҗат җимешләре туплап бирелгән дисәк, хата булмас. Китапка кертелгән шигырьләрнең бер өлеше мәхәббәт, хатын-кыз бәхете, ана булу бәхете кебек темаларны күтәрә. Шагыйрәнең мәхәббәт лирикасы бәхет һәм бәхетсезлек, ялгызлык, алдашу, аерылышу кебек мәсьәләләрне калкытып куя. Шигъри юллар укучыны дулкынландыруга, ярату хисенең көченә, колачына ышандыруга юнәлтелгән:
Яшьлегемнең хатирәсе булып,
Татлы хыялымда калырсың.
Уйларымда гына чынга ашып,
Мине алга әйдәп барырсың.
(«Юксынам»)
Шигырьләрнең икенче бер өлеше татар милләтенең киләчәге, аның язмышы өчен борчылып, янып-көеп яшәгән лирик геройны күз алдына бастыра:
Сүз әйтмәгез милләтемә,
Кагылмагыз телемә.
Әти-әни сыман якын,
Җанга газиз – бер генә.
(«Сүз әйтмәгез»)
Изелгән милләт язмышын
Кичереп җаны аша,
Чынбарлык һәм шагыйрь уе
Ак кәгазьдә тоташа.
(«Сердәш»)
Гөлфия Исхакова шигырьләрендә шагыйрә белән табигать якынлыгы да ярылып ята. Бер интервьюда шагыйрә: «Минемчә, табигатьнең үз фасыллары булган кебек, кеше күңеленең дә үз фасыллары бар. Шул халәт яңа шигырьләр, җырлар тудыра», – дип яза. Әлеге фикер «Күңелем фасыллары» шигырендә яңгырый:
Минем күңел табигатьтәй,
Фасыллары мең төрле.
Кояшлы була, томанлы,
Чишә алмаслык серле.
(«Күңелем фасыллары»).
2014 елда Гөлфия Исхакова Россиянең Журналистлар берлегенә кабул ителә. 2018 елның 18 апрелендә «Литературная газета» битләрендә аның «Новое платье» исемле хикәясе басылып чыга. Проза әсәрләрен иҗат итүдән тыш, ул удмурт язучылары әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Аның күп кенә шигырьләре җырга салынып сәхнәдә дә яңгырый. 2024 елда Ижевскида язучының «Яшьлектән хат» дип исемләнгән китабы дөнья күрә. Бу китапка повесть һәм хикәяләре, монологлары туплап бирелгән, мәзәкләр дә кертелгән. Гөлфия Исхакованың проза әсәрләре, нигездә, тормышта булып торган гыйбрәтле хәлләргә нигезләнеп язылган. Аларда автор укучысын яшәү мәгънәсе, бәхет, мәхәббәт турында уйландыра. Геройларның язмышлары аркылы язучы кешеләрне ярдәмчел, бер-береңә ихтирамлы, игътибарлы булырга, эшеңне намус белән башкарырга чакыра. Әсәрләр гади генә сюжетка корылган кебек. Аларда һәркем өчен таныш булган образлар яши сыман. Ул геройлар янәшәдә генә йөридер кебек. Әмма тормыш сынауларына бирешкән бу персонажларның хаталары аша әдибә укучысын ялган юлга басмаска, тормышта ирешкәннәргә шөкер итеп яшәргә чакыра. Әсәр исемнәре үзләре үк бу хакта ачык сөйли: «Ешрак кайтыгыз, балалар», «Язмышларның кискен борылышы», «Язмышларны булмый үзгәртеп», «Сукыр күзле мәхәббәт», «Урланган бәхет» һ.б.
Язучылык эшеннән тыш, Гөлфия Исхакова Удмуртия һәм Татарстан Республикаларының мәдәни тормышында актив катнаша. Ул Удмуртия Республикасының татар язучылары оешмасын җитәкли, «Слово» дип исемләнгән Воткинск әдәби берләшмәсе, шулай ук Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге советы әгъзасы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Воткинск бүлеге җитәкчесе. Ижевскиның һәм шулай ук республиканың иҗтимагый берләшмәләре, Халыклар дуслыгы йорты белән тыгыз элемтәдә тора. Гөлфия Исхакова 2016 елда Сарапул шәһәрендә рус телендә басылган «Судьбы крутые повороты» шигырьләр һәм хикәяләр китабы өчен «Иң яхшы әдәби әсәр» номинациясендә Удмуртия Хакимиятенең премиясенә лаек була. 2022 елда аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем бирелә. Әдибәнең эшчәнлеген югары бәяләп, Бөтендөнья татар конгрессы «Татар халкы өчен башкарган зур хезмәте өчен» медален тапшыра. 2022 елда язучының исеме «Лауреаты Литературной премии Правительства Удмуртской Республики» китабына кертелә.
Шунысы сөенечле: шагыйрәнең кызы Гүзәл дә иҗат юлыннан атлый, шигырьләр яза. Иҗат чишмәләренең сулары мул булсын, саекмасын.
Гөлфия ИСХАКОВА
МИЛЛӘТЕМ – ГОРУРЛЫГЫМ
Милләтемне әрсез, диләр,
Әрсез түгел, ул – тырыш.
Үзенекен итә татар,
Күпме сүк аны, орыш.
Үжәт булган өчен, бәлки,
Яши татар бу җирдә?
Дөньясын җигә, җигелә,
Эш эшли батып тиргә.
Чын йөрәктән сөйгән өчен
Туган телен яшәтә.
“Каля-маля” дип көлгәннең –
Усал телен тешләтә.
Мәңге сүнмәс җырын суза,
Уй, сагыш тулса җанга.
Милләтемнең чөнки моңы,
Нәселдән сеңгән канга.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала