Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Милләтен алмаштырган замандашка

Милләтен алмаштырган замандашка

Атаң-анаң татар иде юкса,Бүтән икән синең милләтең.Тумыштан бит гарип түгел идең –Кем ташлады болай имгәтеп?Нишләттеләр әле, кемнәр тиде,Яздырдылар нигә телеңнән?Хәлләреңне беләсеңме үзең,Канәгатьме ш...

Атаң-анаң татар иде юкса,
Бүтән икән синең милләтең.
Тумыштан бит гарип түгел идең –
Кем ташлады болай имгәтеп?
Нишләттеләр әле, кемнәр тиде,
Яздырдылар нигә телеңнән?
Хәлләреңне беләсеңме үзең,
Канәгатьме шушы көнеңнән?
Ил алдында нинди гаебең бар?
Иркен сулап йөрер кешене
Халкыннан һәм нәсел-нәсәбеннән
Баш тартырлык көнгә төшерде…
Дөнья белә,
Белә татарларны
Башкисәрләр итеп булса да…
Кемдер саткан яманатка карап,
Тик синдәйләр үзенә кул сала.
Кем син хәзер, кайсы милләтнеке? –
Әмма татар түгел инде син!
Үзенә бер яңа яман кавем…
Берүк үрчи генә күрмәсен!
Атаң-анаң каргадымы әллә –
Алмашынган нигә милләтең?
…Тумыштан бит гарип түгел идең –
Кем ташлады болай имгәтеп?!.
Харрас Әюп
Фото: pixabay
#Харрас Әюп #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи