Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Матур сыннар

Матур сыннар

Матур сыннар, матур кызлар, матур сыннар,Әйткән чакта исемегез дә матур чыңлар.Сезне күреп, ямьгә чумып, киттем эреп,Гакылсызлар: "Гакылсыз!" - дип бакырсыннар.Карап карыйк: гакыллылар нишләр икән,Бер...

Матур сыннар, матур кызлар, матур сыннар,
Әйткән чакта исемегез дә матур чыңлар.
Сезне күреп, ямьгә чумып, киттем эреп,
Гакылсызлар: "Гакылсыз!" - дип бакырсыннар.
Карап карыйк: гакыллылар нишләр икән,
Бер гакылны көрәшергә чакырсыннар,
Карап карыйк, бер сылуны җиңәр микән,
Сихри күздән сихри уклар атылсыннар!
Кызыл ирен бер елмайса, Ходай шаһит,
Бөтен фикер әсир төшәр, гакыл шүрләр;
- Ике Тәңре: әүвәле - Алла, икенче - кыз! -
Димәсәгез, билләһи, кяферсеңнәр!
Көчегезгә иман итеп мин багындым,
Йөрәгемә мәхәббәт сал, матур сыннар!
Шәехзадә Бабич
Фото: pixabay
#Шәехзадә Бабич #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи