Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Мәңге яшә, сөю!

Мәңге яшә, сөю!

Узылса да олы, озын гомер юлы,Яшьлек калмый юллар чатында.Кушылсыннар кошлар, әйдә, җырлыйк, дуслар,Алсу таңдай яшьлек хакында.Авыр булса - түздек, бергә елап көлдек,Узган чакта тормыш сынавын.Кулың -...

Узылса да олы, озын гомер юлы,
Яшьлек калмый юллар чатында.
Кушылсыннар кошлар, әйдә, җырлыйк, дуслар,
Алсу таңдай яшьлек хакында.
Авыр булса - түздек, бергә елап көлдек,
Узган чакта тормыш сынавын.
Кулың - минем кулда, алга барыр юлда,
Аера алмас безне җил-давыл.

Яңа язлар, күкрәү, без һаман да икәү,
Бар җиһанга нурлар сибелсен.
Мәңге яшә, сөю, мәңге янып-көю,
Ак бәхетем, йөрәк тибешем.
Илгизәр Фазлуллин
Фото: pixabay
#Илгизәр Фазлуллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи