Әкиятләр укый идем шашып:"Таһир белән Зөһрә" кыйссасын,-Кешеләрдән качып тын бакчада....Аһ,Шул чакта ук уйда син булгансың.Агачларга менеп, биелектәнЕрак кырлар түрен күзләдем,-Ачылдылар хозур манзара...
Әкиятләр укый идем шашып:
"Таһир белән Зөһрә" кыйссасын,-
Кешеләрдән качып тын бакчада.
...Аһ,
Шул чакта ук уйда син булгансың.
Агачларга менеп, биелектән
Ерак кырлар түрен күзләдем,-
Ачылдылар хозур манзаралар.
...Аһ,
Шул чакта ук сине эзләдем.
Нинди киң бу дөнья,- йөгер, уйна,-
Яшьлек белми кимлек, тарлыкны:
Күге биек, йолдызлары якты.
...Аһ,
Белдем шулчак синең барлыкны.
Болыннарга чыктык, таңга каршы
Көлә-көлә сүтеп тараттың
Гөлләр исе сеңгән чәчләреңне.
...Аһ,
Мин шул чакта сине яраттым.
Чыкты җилләр, ышыкладым сине,
Кулы каты була ир-атның,-
Кочагымда килеш сулды гөлләр.
...Аһ,
Мин шул чакта сине елаттым.
Тынды дөнья, күтәрелде кошлар,
Мин аларга төзәп ук аттым,-
Берсе төште еглып алларыма.
...Аһ,
Мин шул чакта сине югалттым.
Мин идем ул сыра залларында,
Бер почмакта оеп утырган,-
Яшьләр тулы касә кулларымда.
...Аһ,
Мин теләдем сине онтырга.
"Таһир белән Зөһрә" кыйссасын,-
Кешеләрдән качып тын бакчада.
...Аһ,
Шул чакта ук уйда син булгансың.
Агачларга менеп, биелектән
Ерак кырлар түрен күзләдем,-
Ачылдылар хозур манзаралар.
...Аһ,
Шул чакта ук сине эзләдем.
Нинди киң бу дөнья,- йөгер, уйна,-
Яшьлек белми кимлек, тарлыкны:
Күге биек, йолдызлары якты.
...Аһ,
Белдем шулчак синең барлыкны.
Болыннарга чыктык, таңга каршы
Көлә-көлә сүтеп тараттың
Гөлләр исе сеңгән чәчләреңне.
...Аһ,
Мин шул чакта сине яраттым.
Чыкты җилләр, ышыкладым сине,
Кулы каты була ир-атның,-
Кочагымда килеш сулды гөлләр.
...Аһ,
Мин шул чакта сине елаттым.
Тынды дөнья, күтәрелде кошлар,
Мин аларга төзәп ук аттым,-
Берсе төште еглып алларыма.
...Аһ,
Мин шул чакта сине югалттым.
Мин идем ул сыра залларында,
Бер почмакта оеп утырган,-
Яшьләр тулы касә кулларымда.
...Аһ,
Мин теләдем сине онтырга.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала