Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Салисә Гәрәева. Кызыл җиләк

Салисә Гәрәева. Кызыл җиләк

Кызыл җиләк тулы ал учымныИренеңә синең китердем:Җиләкнең дә яшерен теләкнең дәТатлы тәмен авыз иттердем.Син туймадың. Тагын җиләк сондымТәлгәшеннән сөмләп алларынҺәм үзем дә кинәт бергәлекнеңТатлылыг...

Кызыл җиләк тулы ал учымны
Иренеңә синең китердем:
Җиләкнең дә яшерен теләкнең дә
Татлы тәмен авыз иттердем.

Син туймадың. Тагын җиләк сондым
Тәлгәшеннән сөмләп алларын
Һәм үзем дә кинәт бергәлекнең
Татлылыгын тулы аңладым.
Баш очында кызыл җиләк иде —
Бал кортлары ширбәт эчкәндер.
Сөюебез сүздә түгел — күздә,
Мәхәббәтнең балын эчкәнбез.
Болытларның йөзәр юлын ярып,
Самолетлар сузды ак тасма.
Каенны да, минем тәнемне дә
Син охшаттың шунда атласка.
Кызыл җиләк тулы ал учымны
Иренеңә илтәм - сыйланчы!
Мәхәббәтне, җәйне, тынычлыкны
Икәү эчик әле туйганчы!
#Салисә Гәрәева #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи