Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Күзләреңдә

Күзләреңдә

Син әйтмәдең, ә мин сизми йөрдем,яшертенме,йә син түземме? -Тутырып карау  белән күзләреңнеңиң түрендә күрдем... үземне. Күзләреңдә синең диңгез төсе,диңгез холкы -ярсый, карая.Ә кайчакта ярларыннан т...

Син әйтмәдең, ә мин сизми йөрдем,
яшертенме,
йә син түземме? -
Тутырып карау  белән күзләреңнең
иң түрендә күрдем... үземне. 
Күзләреңдә синең диңгез төсе,
диңгез холкы -
ярсый, карая.
Ә кайчакта ярларыннан ташып,
дулкын бәреп керә арага.
Башым куеп дулкын уңаена
агыйммы соң, каршы йөзимме?
Ә каршыңа бассам, күзләреңнең
иң түрендә күрәм үземне.
Фото: pixabay
Саҗидә Сөләйманова
#Саҗидә Сөләйманова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи