Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Гадел Кутуй. Кояш гыйшкы

Гадел Кутуй. Кояш гыйшкы

Бүген белдем,Кояш миңа гашыйк булган:-  Кутуйны мин үбәм, — ди.Үбәр дә шул!Яшьлек диңгеземдә йөзгән чакта,Нурга урап мине үбүче — ул син идең,Син идең ул — беләм мин!Бүген белдем,Көләч кояш көлә килә,...

Бүген белдем,
Кояш миңа гашыйк булган:
-  Кутуйны мин үбәм, — ди.
Үбәр дә шул!
Яшьлек диңгеземдә йөзгән чакта,

Нурга урап мине үбүче — ул син идең,
Син идең ул — беләм мин!
Бүген белдем,
Көләч кояш көлә килә, көлә менә.
Карга кереп, кышның карын кимерә.
Ә кыш елый, елый агып:
-  Туным жәл, ди.
Җиргә ятып яшен сөртә,
Суын агызып йөткерә.
Бүген белдем,
Көләч кояш көлә килә, көлә менә.
Кызны үпкән кебек мине үбә,
Үбә талымлап!
—   Сагындым, — ди, оялмый да...
—  Кояш туган, оял инде, урам бит бу...
Күрәсеңдер әнә...
Бездән көлгән күгәрченнәр
Көлә-көлә язгы суда коена.
Йә, әйтегез:
—  Шагыйрь җаны шулай буламы?
Йә булмаса,
—   Кояш телен белгән кешене шагыйрь диләрме?
Әгәр шулай булса,
—  Мин — ул түгел!
Мин — яшь шагыйрь — үлгәндә дә:
—  Безнең кояш — ВКП, — дип,
Коммунарлар язлыгында үләрмен!
#Гадел Кутуй #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи