Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Ренат Харис. Күрешербез әле

Ренат Харис. Күрешербез әле

Хисләремә ялкын кабынган,өметләрем канат кагына.Күрешербез әле,сөйләшербез әле,кайчан да булса, кайда да булса —бер күрешү үзе мең шифа.    Фото: pixabayЮк иде лә шулай сагынган,юк иде лә болай талпын...

Хисләремә ялкын кабынган,
өметләрем канат кагына.
Күрешербез әле,
сөйләшербез әле,
кайчан да булса, кайда да булса —
бер күрешү үзе мең шифа.    Фото: pixabay


Юк иде лә шулай сагынган,
юк иде лә болай талпынган.
Күрешербез әле,
сөйләшербез әле,
кайчан да булса, кайда да булса —
бер күрешү үзе мең шифа.
Эзебезне еллар күммәгән,
давыл узган - ялкын сүнмәгән.
Күрешербез әле,
сөйләшербез әле,
кайчан да булса, кайда да булса —
бер күрешү үзе мең шифа.
#Ренат Харис #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи