Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Көнләшү галәмәте

Көнләшү галәмәте

Әй көнли мине хатынымәллә нинди хатыннан...Ул хатынның белмим хәттафамилиясен-атын да.Ә бер көнне уйлап куйдым,хатыным бераз тынгач:«Килде-китте түгелдер ул,Көнләштерерлек булгач...»Иртәгәсен белеп ал...

Әй көнли мине хатыным
әллә нинди хатыннан...
Ул хатынның белмим хәтта
фамилиясен-атын да.



Ә бер көнне уйлап куйдым,
хатыным бераз тынгач:
«Килде-китте түгелдер ул,
Көнләштерерлек булгач...»


Иртәгәсен белеп алдым
фамилиясен-атын да,
тагын ике-өч көн узгач,
характеры хакында.


Ə хатыным һәр көн саен
Минем җанны чистарта...
Ул көнләшкән саен минем
кызыксынуым арта.


Кайда яшәгәнен белдем,
кемнәр белән торганын,
быел ялны үткәрергә
нинди план корганын,


ничә халаты барлыгын,
төп-төгәл хезмәт хакын...
Кыскасы, белеп көнләшә -
акыллы минем хатын.


Ә көнләшкән саен һаман
кызыксынуым арта,
кызыксыну арткан саен
мине тегендә тарта.


Ә бер көнне уйлап куйдым:
«Тукта, нигә чиләнәм? -
үз хатыным табып биргән
бу хатынга өйләнәм...»


Бәлки, мин чыннан да шулай
эшләгән булыр идем,
хатыным, бәлки, терсәген
тешләгән булыр иде,


Әмма аңа нидер булды -
көнләшүен ташлады;
теге хатын əйтерсең юк —
телгә алмый башлады.


Һәм бер көнне уйлап куйдым:
«Мөгаен, бардыр сәбәп -
хатын көнләшмәслек булгач,
андый ярлар нәрсәгә?..»


Ренат Харис
Фото: pixabay
#Ренат Харис #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи