Мәхәббәттән качып китеп булмый.Тотып калып булмый киткәндә.Рухыбызны безнең саклар өченкилә икән безгә килгәндә.Белми кеше аның вакытларын.Үзе килә,үзе китә ул.Яшәтә ул сине.Гомереңнеуйлы-моңлы гомер...
Мәхәббәттән качып китеп булмый.
Тотып калып булмый киткәндә.
Рухыбызны безнең саклар өчен
килә икән безгә килгәндә.
Белми кеше аның вакытларын.
Үзе килә,
үзе китә ул.
Яшәтә ул сине.
Гомереңне
уйлы-моңлы гомер итә ул.
Киткән мәхәббәтләр кире кайтмый.
Көл дә калмый.
Калмый күмер дә.
Киткән мәхәббәтнең күләгәсе
ияреп бара икән гомергә.
1989
Тотып калып булмый киткәндә.
Рухыбызны безнең саклар өчен
килә икән безгә килгәндә.
Белми кеше аның вакытларын.
Үзе килә,
үзе китә ул.
Яшәтә ул сине.
Гомереңне
уйлы-моңлы гомер итә ул.
Киткән мәхәббәтләр кире кайтмый.
Көл дә калмый.
Калмый күмер дә.
Киткән мәхәббәтнең күләгәсе
ияреп бара икән гомергә.
1989
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала