Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Кичер мине

Кичер мине

Кичер мине, сөюемне саклап,Гомер буе уйлап яшәгәнгә.Төшләремдә өзгәләнеп эзләп,Өннәремдә күргәч дәшмәгәнгә.Кичер мине, озын төннәремдәСагынганга иркә-назларыңны.Гаепләмәм, ак кышларда кабатКайтаралсаң...

Кичер мине, сөюемне саклап,
Гомер буе уйлап яшәгәнгә.
Төшләремдә өзгәләнеп эзләп,
Өннәремдә күргәч дәшмәгәнгә.
Кичер мине, озын төннәремдә
Сагынганга иркә-назларыңны.
Гаепләмәм, ак кышларда кабат
Кайтаралсаң якты язларымны.
Кичер мине, ап-ак бураннарда
Эзләп йөрим баскан эзләреңне.
Күңелемдә назлы бер җыр итеп
Саклыйм синең сөю сүзләреңне.
Әлфия Ситдыйкова
#Әлфия Ситдыйкова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи