Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Гөләндәм Галиева. Кичә генә әле җәйләр иде

Гөләндәм Галиева. Кичә генә әле җәйләр иде

"Безнең мирас" журналын яратып укучы Гөләндәм Галиева безгә үзенең шигырьләрен юллаган. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез!Кичә генә әле җәйләр иде,Ә күңелләр – назлы күбәләк.Аллы-гөлле болыннарны гизде,Ч...

"Безнең мирас" журналын яратып укучы Гөләндәм Галиева безгә үзенең шигырьләрен юллаган. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез!
Кичә генә әле җәйләр иде,
Ә күңелләр – назлы күбәләк.

Аллы-гөлле болыннарны гизде,
Чәчәкләрне сөйде иркәләп...
Маңгаемны туң тәрәзгә терәп,
Басып торам... Уйлар гәпләшә
(Буран дулый тышта): бүген – буран...
Кичә җәйләр иде ләбаса!
Җәй челләсе котып салкынына
Әйләнер дип кемнәр уйлаган!..
Кышын болыннардан чәчәк җыя
Бары мәхәббәтен җуймаган...
Буран дулый хәтәр усалланып,
Әйтерсең лә, безгә үпкәләп.
...Тәрәз аша алсу гөлләр күзләп,
Тыпырчына хәлсез күбәләк.
Фото: pixabay
#Гөләндәм Галиева #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи