Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Харрас Әюп (1946-2008)

Харрас Әюп  (1946-2008)

Артык та һәм ким дә түгел:Дөнья – бары бер гомерлек; Җирдә безгә бертуктамый Гомер буе йөгерерлек!..***Илләр имин чакта – бәхетле мин,Бәхет барда җирдә – мин исән!..***Гөл тамыры җирдә була, Җырда бул...

Артык та һәм ким дә түгел:Дөнья – бары бер гомерлек; Җирдә безгә бертуктамый Гомер буе йөгерерлек!..
***
Илләр имин чакта – бәхетле мин,


Бәхет барда җирдә – мин исән!..
***
Гөл тамыры җирдә була, Җырда була халык җаны.

***
Шушындадыр бу дөньяның Бәрәкәтләр ятар җире: Уятадыр, уйлатадыр, Юатадыр татар җыры...


***
Илендә бер аты калмаганда, Алмаштырды җырлар бар атны. Ат тарталмас кайгы-хәсрәтләрне Җыр күтәрде, җырлар таратты.


***
Булыр-булмас арба юл бозар, ди, Булыр-булмас мулла дин бозар...


***
Барыбыз да – ата балалары, Һәркайсыбыз – бала атасы. Никадәрле тармаклансак та без, Тамырыңа кире кайтасы.


***
Язмыш бердер барлык чорларда да: Агач булса – балта табыла. Ләкин белә тарих агачларның балталарны ваткан чагын да...


***
Гомер буе кеше йөгермәктә, Бөтен күргәннәре – бер йөрәктә. Язмышларны узып киталмыйбыз, Никадәрле генә йөгерсәк тә!..


***
Белеп торам: елау – бәхет түгел,Кызыкмыйдыр һичкем елауга; Тик шунсы бар – безнең бу гомердә Бәхет түгел елый алмау да.


***
Тыштан күпме ялтыраса да ул, Мәкерлекнең һаман эче кара.


***
Заманнарга тынгылык юк икән, Җир йөзендә яраланса халык...


***
Киткәннәрнең йөрәк уты булып, Киләчәккә бара исәннәр...


***
Мәкер өчен түгел безнең хәтер, Зураймыйдыр һичкем үч алып. Бүгенгесен, үткәндәген җуйса, Киләчәктән мәхрүм ул халык.


***
Азга гына килә җиргә кеше – Хәтерләрдә гомер озая.


***
Без дә җирнең бер җәйләре генә, Бер генә кат яфрак ярабыз. Шатлык булып киләбез дә җиргә, Сагыш булып китеп барабыз...


Шигъри гыйбарәләрне Ләбиб Лерон әзерләде.

#Ләбиб Лерон #Яңалыклар #Дөнья хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи