Хаталарың искә төшкәч,кызармасаң,Уңышларың хәтерләгәч,куанмассың.Кемлегеңне белим дисәң,бар бер чара -Көтмә бәя башкалардан,уйлап кара:Кешеме син?Сабый бала елмайганда,елмаймасаң,Яшьлегеңне сагынганда...
Хаталарың искә төшкәч,
кызармасаң,
Уңышларың хәтерләгәч,
куанмассың.
Кемлегеңне белим дисәң,
бар бер чара -
Көтмә бәя башкалардан,
уйлап кара:
Кешеме син?
Сабый бала елмайганда,
елмаймасаң,
Яшьлегеңне сагынганда
җырламасаң,
Кемлегеңне белим дисәң,
бар бер чара —
Көтмә бәя бүтәннәрдән
уйлап кара:
Тереме син?
Киләчәккә якты өмет багламасан,
Күңелендә изге максат
сакламасаң,
Кемлегеңне белим дисәң,
бар бер чара —
Көтмә бәя дус-дошманнан,
уйлап кара:
Кешеме син,
Тереме син?
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала