Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Кем чираты?

Кем чираты?

Шомлы хәбәр бәгырьләрне теләПарә-парә - телем-телемгә.Аерылуга була әле түзеп,Ияләнеп булмый үлемгә.⠀Һәр югалту талкый сабырлыкны,Бетәр дими чыдар чамасы.Бер кайгыдан айнып өлгермисең,Өстәлә дә тора я...

Шомлы хәбәр бәгырьләрне телә
Парә-парә - телем-телемгә.
Аерылуга була әле түзеп,
Ияләнеп булмый үлемгә.

Һәр югалту талкый сабырлыкны,
Бетәр дими чыдар чамасы.
Бер кайгыдан айнып өлгермисең,
Өстәлә дә тора яңасы.

Әй кешелек! Кемнең гөнаһлары
Рәнҗеш булып төште башыңа?
"Ике мең дә егермедә вафат" -
Уеп яздык кабер ташына.

Оялады җанга матәм маршы,
Мәңге онытмаслык иттереп...
"Кем чираты?" Ихтыярсыз сорау
Тез астына суга китереп.
...Шайтан коткысымы: догам бүлеп,
Кара шигырь керә ялгышып?
Тезләнде дип белмә, торып басам,
Үз-үземә ныграк ябышып!
Сания Гәрәбә
Фото: pixabay
#Сания Гәрәбә #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи