Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Каян алдың?

Каян алдың?

Әй син, йөрәк,Сансыз йолдызларның -Матдәнең бер җанлы кисәге!Каян алдың сөю, сагынуларны,Каян алдың син бу хисләрне?!КиләчәктәКирәк булмас, бәлки,Юксынулар, сагыну, сөюләр,Күңелдәге изге һәйкәлләрнеИс...

Әй син, йөрәк,
Сансыз йолдызларның -
Матдәнең бер җанлы кисәге!
Каян алдың сөю, сагынуларны,
Каян алдың син бу хисләрне?!
Киләчәктә
Кирәк булмас, бәлки,
Юксынулар, сагыну, сөюләр,
Күңелдәге изге һәйкәлләрне
Искә алып, башны июләр?!
Киләчәктә, бәлки, кирәк булмас, -
Ташлап китү кирәктер, бәлки?
Ə ташланмый,
Матәм көне саен
Йөрәк, мескен, әрни дә əрни.
Кешенең син, ахры, һәрбер хисен
Киләчәккә алып барырсың;
Анда да син шулай сөя торган,
Сагына торган булып калырсың!
Егерменче гасыр уртасына
Килеп җиткән бөек мәхәббәт,
Күрәм, күрәм: җиңә алмый сине
Һичкем, һични, һичбер һәлакәт!
Хәсән Туфан
Фото: pixabay
#Хәсән Туфан #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи