Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Ренат Харис. Калам яныңда

Ренат Харис. Калам яныңда

Китсәм дә, мин калам яныңдабер хатирә булып, сер булып,ахыры юк моңлы җыр булып,язны көткән карлы кыр булып,күз төбеңә яткан сыр булып —бер хатирә булып, сер булып.Китсәм дә, мин калам яныңдамеңнәр ар...

Китсәм дә, мин калам яныңда
бер хатирә булып, сер булып,
ахыры юк моңлы җыр булып,
язны көткән карлы кыр булып,
күз төбеңә яткан сыр булып —
бер хатирә булып, сер булып.
Китсәм дә, мин калам яныңда
меңнәр арасында үз булып,
күзләреңә баккан күз булып,
иң тылсымлы җылы сүз булып,
кыш катыш җәй, язлы көз булып,
күз төбеңә яткан эз булып —
меңнәр арасында үз булып.
Китсәм дә, мин
калам яныңда...
Фото: pixabay
#Ренат Харис #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи