Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Картайсам да, кайнар җилләр көтәм..."

"Картайсам да, кайнар җилләр көтәм..."

Картайсам да, кайнар җилләр көтәм,Кайгы илләренә ашыкмыйм.Һәр агачның җилфер-җилфер иткәнЯшел яфрагына гашыйкмын.Бар начарны, бар яхшыны тоеп,Көлә-көлә гомер буйладым.Чәчәк исен иснәп туймадым мин,Коя...

Картайсам да, кайнар җилләр көтәм,
Кайгы илләренә ашыкмыйм.
Һәр агачның җилфер-җилфер иткән
Яшел яфрагына гашыйкмын.

Бар начарны, бар яхшыны тоеп,
Көлә-көлә гомер буйладым.
Чәчәк исен иснәп туймадым мин,
Кояш нурын күреп туймадым.
Шатлык дәрьяларын кичәсем бар,
Күзем белән сөеп тамчысын.
Барча картлар кебек эчәсем бар
Хәсрәтнең дә иң-иң ачысын.
Гамил Афзал
Фото: pixabay
#Гамил Афзал #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи