Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Кадыйр Сибгатуллин. Бөек сер

Кадыйр Сибгатуллин. Бөек сер

Туа кеше.Озак яши кеше.Үлә кеше серне аңламыйча.Илаһи Көч Җирдә йөртә аныгомере буе һич тә алдамыйча.Алмаш туа аңа.Яши.Үлә.Ул да китә.Сере кала шулай.Йөзенчесе,меңенчесе сернеачылмаган килеш ала шулай...

Туа кеше.
Озак яши кеше.
Үлә кеше серне аңламыйча.
Илаһи Көч Җирдә йөртә аны
гомере буе һич тә алдамыйча.
Алмаш туа аңа.
Яши.

Үлә.
Ул да китә.
Сере кала шулай.
Йөзенчесе,
меңенчесе серне
ачылмаган килеш ала шулай.
Еллар үткән.
Мең еллар да үткән.
Миллион еллар шулай үтәр тагын…
Ачылыр, дип Бөек Яшәү Сере –
һәрбер кеше әле көтәр тагын.
Шуңа күрә дә бит Бөек Сер ул.
Бөек Сер ул һәрчак читтә тора.
Кеше аңа якынайган саен
шуның кадәр ул да китә тора.
Ул ачылмас.
Ачылса да бары
ачылыр ул башка затлар өчен.
Ачкычлары галәм төпләренә
салынгандыр мәңге саклар өчен.
Бер күкләргә карап уйлау кызык
үз-үзеңне һич тә алдамыйча.
Килгән китә!
Без дә бер китәрбез
үзебезне үзебез аңламыйча.
Яшәргә, дип кенә тудырылган
Гомере бар
кеше яши генә.
Илаһи Көч Җирдә йөртә аны,
алдамый ул –
бары дәшми генә.
1987
#Кадыйр Сибгатуллин #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи