Әдәби мирас Уку өчен 4 минут

Ир хакы

Лилия ханым Имамиевага

 

 

Рафисның гомере өзелергә бары тик санаулы сәгатьләр генә, ә бәлки минутлар гына калганын Галимә бөтен җаны-тәне белән тоя, сизә. Ләкин нәкъ менә шулай буласын – егерме дүрт ел бергә яшәгән иренең тиздән, бик тиздән бакыйлыкка күчәсен – аның йөрәге барыбер кабул итә алмый. Кабул итә алмый моны аның йөрәге. Нибары кырык сигез яшь кенә бит әле Рафиска. Яшәргә дә яшәргә югыйсә... Яшәргә дә яшәргә... Галимә аның әүвәлгечә азгын тормыш алып баруына да риза. Ярар, әйдә, кайда тели, шунда йөри бирсен, ятсын чит хатыннар кочагында, кайчан кайтырга уйласа, шул вакытта өйгә кайтсын... Тик... яшәсен генә! Яшәсен генә аның Рафисы! Галимә ияләште инде ыгы-зыгылы, гаугалы-ызгышлы, зарлы-интизарлы тормышка. Галимә түзәргә өйрәнде инде иренең уйнаш кыланышларына. Күрәсен күрде инде. Галимәне, дөньяның ачысын-төчесен, кайгысын-хәсрәтен күп татыган, язмышның күп сынауларын кичкән, әмма сынмаган-сыгылмаган кырык бер яшьлек хатынны, берни белән дә шаккатырып булмый хәзер. Булмый шаккаттырып. Берни белән дә.

 

И Ходаем, бирсәнә Рафиска гомер!? Ике бала хакына... Галимә хакына... Бер чеметем гомер! Нибары бер чеметем гомер... Рафис хакына... бирсәнә... мәрхәмәтле Аллам!? Зинһар... Кичер аның гөнаһларын... Күпсенмә... Зинһар... Яса бер могҗиза... Ходаем!?.

 

Нишлисең син, Галимә? Ни дип юкка ялварасың? Белеп, күреп торасың бит, күз алдыңда Рафисыңның гомер шәме сүнеп бара. Аңлыйсыңмы, синең никахлы ирең, балаларыңның атасы, бу якты дөньялардан китеп бара!? Китеп бара ирең бу фани дөньялардан. Хушлашып кал, Галимә... Рафисыңның, кайчандыр сөекле, кайчандыр бердәнбер иреңнең соңгы сүзләрен ишетеп кал. Ишетеп кал аның тәүбә иткәнен... Ишетеп кал аның тәүбәсен... Әгәр... Әгәр әйтә алса...

 

Рафисның күзләре йомык. Менә өченче көнен ул аңсыз ята. Инсульт. Икенче мәртәбәсен инде. Кабат кан савуның нәтиҗәсе бу юлысында тагы да аянычрак булды – баш миенең гаять күп өлешенә зыян килгән иде. Табиблар, без көчсез, диделәр. Димәк, иренең савыгуына, аның кайчан да булса аякка басуына өметләнәсе дә юк хәтта.

 

Галимә хәрәкәтсез яткан Рафисның аксыл-саргылт йөзенә текәлде. Шул мәл ирнең сул күз кабагы аз гына кыймылдап алды. «Әллә, Ходаем, текәлеп торуымны сизә инде?» – Галимә, кычкырып ук әйтмәгәем тагы, дип авызын учы белән каплады. Бераздан ул, кинәт безелдәгән чебен тавышын ишетеп, карашын тәрәзә тарафына юнәлтте. Каян, кайчан кергән, монда ничек пәйда булган диген – ике ятаклы люкс-палатаның бердәнбер тәрәзәсе турында, тышка-дөньяга – иреккә чыгарга омтылып, гасабиланып, кисәк-кисәк тәрәзә пыяласына бәрелеп алып, чыннан да, бер чебен чәбәләнә, бәргәләнә иде. Ә-ә-ә, тәрәзә форточкасы бер сызык кына ачык калган икән. Шуннан кергән, күрәсең. Керүен кергән, чыгар юлын оныткан мескен. «Үзең сайлаган язмыш – интек инде менә хәзер, газап чик, җәфалан...»

 

«Үзем сайлаган язмыш...»

 

Галимә утырган урындыгыннан җәһәт кенә торып, тәрәзә форточкасын шәрран яра ачып килде. Миңгерәү дими ни дисең инде – шул форточкадан чыгып китәсе урынга, чебен түргә таба очты. «Яшисең килсә, чыгар юлыңны гына табарсың әле...» Галәмәт! Чебен язмышын кайгыртуы түгелме соң бу Галимәнең? Фатирында булса, әлеге чебенне ике дә уйламыйча сугып үтерә иде бит ул. Билләһи шулай итә иде. Чебен, ары-бире килеп, баш өстеннән очып йөрде. Шулай очып йөрде-йөрде дә, кай тирәгәдер кунып, бер мәл тынып калды. Галимә исә янә какчыл гәүдәле, чандыр йөзле Рафисына күз салды. Аның чалара төшкән чәчләреннән, сау-сәламәт чакларында ук Рафисны картайтып күрсәткән тирән сырлы маңгаеннан, аклы-каралы төк баскан кытыршы иягеннән кулларын алмаш-тилмәш йөртеп алды. Ак җәймәне ачып, иренең аякларын, бармакларын тотып карады. Бармаклары да, ике аягы да отыры салкынайган кебек тоелды Галимәгә. Әҗәле килеп җитте микән инде әллә бахырның?! Хатын, хаста иреннән күзен алмастан, артындагы урындыкны куллары белән эзләде, табып алгач, җайлап утырды...

 

Авылдан киткәндә Галимәгә унҗиде яшь кенә иде әле. Әйе, озын-озак уйлап тормады ул, мәктәпне тәмамлады да китте дә барды калага. Гади калага гына түгел – башкаланың үзенә. Казанга. Артыннан берәү дә елап калмады. Ни әнисе, ни әтисе. Үзеннән соң туган энеләре вә сеңелләре (җәмгысы – җидәү!), киресенчә, елмаеп озатып калды. Армия хезмәтеннән тиешле вакытта кайтып өлгермәү сәбәпле, бердәнбер абыйсы – тугыз баланың иң өлкәне, әлбәттә, Галимәнең шәһәргә китүе вакыйгасында катнаша алмады.

 

Башкалага килүгә, сатучы һөнәренә өйрәтә торган сәүдә техникумын табып, шунда документларын тапшырды. Әллә мәктәптә яхшы укыган булуы, әллә үҗәтлеге, чаялыгы ярдәм итте инде, имтиханнарын уңышлы тапшырып, ул тиз арада техникумның тулай торагында яши башлады. Уку дәверендә башкаланың тимер юл тирәсендәрәк урнашкан иң зур кибетендә практика узды һәм, ахыр чиктә, кызыл дипломлы кызый әлеге үзәк кибеткә тулы хокуклы сатучы булып урнашты. Нәкъ менә шунда эшләгәндә, Рафис аны күреп алды да инде. Кем әйтмешли, таныштылар, табыштылар.

 

Дөньяны Галимәгә караганда күбрәк күргән, аңардан җиде яшькә өлкән булган Рафис башкаладагы бер зур берләшмәдә шофер булып эшли икән. Хезмәт хакын мулдан ала икән. Буйдак егет тулай торак бүлмәсендә үзе генә яши икән.

 

Күп тә узмады, никахлашып, зурдан купмыйча гына туй сыман мәҗлес ясадылар. Гаилә дәрьясы салмак кына ага башлады. Көн арты көн, ай арты ай үтте... Ул арада Галимә тупырдап торган ике бала табып өлгерде. Кыз һәм малай. Ләйлә белән Булат. Галимә – бәхетле. Рафис – канәгать, шат. Гаилә – күпләргә үрнәк. Ямь өстенә ямь, нур өстенә нур дигәндәй, көннәрдән беркөнне Рафиска эшләгән җиреннән ике бүлмәле фатир биреп куйдылар. Дөньялары түгәрәкләнде. Яшә, Галимә! Куан, Рафис! Шатланышып яшәгез, балалар! Чынлап та, бәхет кошын тоткан Галимә белән Рафиска, сөекле балалары белән бергә, шулай сөенешеп-куанышып, алга – матур киләчәк хозурына таба барасы да барасы иде. Барасы да барасы иде. Әмма да ләкин... Их, шушы тормышта «әмма» белән «ләкин» дигәннәре булмаса!..

 

...Җырларга ярата Галимә. Бик ярата. Кибеттән китеп, заводка эшкә күчүе дә шул җыр аркасында булды. Заводта эшлисем килә дигәч, Рафис та каршы төшмәде. Киресенчә, сөенде генә. Тыштан бик үк белгертмәскә тырышса да, ул инде күптәннән Галимәнең кибетче булып эшләвен теләми иде. Ник дигәндә... Кибеткә әйбер-сәйбер, ризык-фәлән алырга яисә тиктомалдан кызыксынып кына, көн саен йөзләгән, меңәрләгән ир-ат, егет-җилән кереп чыга. Алар арасында Рафис шикелле җор телле, мут адәмнәр булмыйча калмый бит инде, әлбәттә. Шулардан берәвенең аның хатынына шаяртып кына сүз катуы (Рафисның үзе кебек!) ихтималмы? Ихтимал. Кем дә булса хатынның башын-күзен әйләндерергә мөмкинме? Мөмкин. Шул-шул! Рафисның бик тиз хуплавының төбендә көнләшү дигән явыз нәмәрсә ятканын Галимә аңламады түгел – аңлады. Ләкин аңлаганын сөеклесенә сиздермәде.

 

Заводта кыз-хатыннардан гына торган «Наз» дигән хор барлыгын Галимә әллә кайчаннан бирле белә иде. Эшкә урнашкан көнне үк ул, әлеге «Наз»ның җитәкчесен күреп, хорга алуларын үтенде. Кара бөдрә чәчле, каратут чырайлы, кылыч борынлы Нәфкат абзый (җитәкченең исеме шундый иде) Галимәгә җырлап күрсәтергә кушты.

 

– «Мәк чәчәге» җырын бик яратам, – диде Галимә. – Шуны җырласам ярыймы?

 

– Хуп! – диде хор җитәкчесе.

 

– Мин җырлаган чакта сез уйнамыйсызмыни? – дип, Галимә өстәл өстендәге баянга ишарәләде.

 

– Ә син җырла, баянсыз гына җырла! – диде Нәфкат абзый.

 

Галимә, атаклы опера җырчылары шикелле, кулларын алга таба кушырып, җырларга әзерләнде. Бераздан бүлмәгә талгын җыр агылды:

 

Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,

Чүп үләне белән бутадым.

Мәк чәчәген, белми киләчәген,

Үз кулларым белән утадым…

 

Гаиләдә мәхшәр Галимәнең менә шул хорда җырлавы беленгән көннән башланды. Ул чакта Рафис зур гауга чыгарды. Һәм ул «гауга-сериал», байтак еллар буе дәвам итеп, Рафисны инсульт беренче мәртәбә аяктан екканчыга тиклем барды.

 

– Бүгеннән башлап, беркайда да җырламыйсың! Баста! Әгәр җырлыйсың икән, мин өйдән чыгып китәм! – дип ярсыды Рафис. Бу дулауның да төбендә көнләшү ятканын Галимә бик тиз аңлады!

 

Галимә Рафисын бик ярата шул. Ләйлә белән Булат та «Әти! Әтием!» дип кенә торалар. Шуңа күрә Галимә ике юлның берсен – ир хакын хаклауны сайлады.

 

Ир хакы дигәннән... Карале, Галимәнең язмышы әнисенекенә күпмедер охшаш килеп чыга түгелме?! Әнисе Рәхимә гомер бакый ир хакын хаклап яшәде – Галимәнең әтисе сүзеннән чыкмады, ялгыш та читкә тайпылмады.

 

– Калхуз эшенә чыкмыйсың! Өйдә генә утырасың! – дигән әти кеше – туйның икенче көнендә үк. Галимә белә-белгәннән бирле әнисе өйдә тегү машинасын текелдәтте. Кызык, район үзәгенә бер мәртәбә генә булса да барганы булды микән әнисенең? Юктыр, мөгаен. Йорт-ихата, ихата-йорт – ана кешенең бөтен маршруты шул булды бугай. Бик яман көнләшә иде шул әтисе. Күр инде, кияү кеше дә хатынының атасына бу сыйфаты белән шулкадәр охшаса охшар икән!

 

Галимә дә әнисе шикелле күнде – ире сүзеннән чыкмаска тырышып яши башлады. Тик... Җыр бит ул... Җыр бит ул – шундый нәрсә... Шундый нәрсә бит ул җыр... Моны сүз белән генә һич аңлатып булмый. Булмый моны сүз белән генә аңлатып бетереп. Җырсыз ничек яшәргә мөмкин?! Бу дөньяда җырсыз яшәүнең ни кызыгы, ни мәгънәсе бар?

 

Галимәне хезмәттәшләре дә, әлеге дә баягы «Наз» хоры җитәкчесе Нәфкат агай да, җырларга ара-тирә чакыргалап тордылар. Кайсыбер чакыруларга каршы килә алмады Галимә – иреннән яшереп кенә барып җырлады. Ләкин ни хикмәт: аның бу яшерен эш-гамәлләрен ир заты сәгате-минутында белеп, өйдә чираттагы низагны чыгара торды:

 

– Җырлама, дип әйттемме? Әйттем. Җырласаң – китәм, дип әйттемме? Әйттем. Үзеңә үпкәлә! Мин киттем!

 

Галимәнең «Зинһар, китмә!» дип өзлексез тәкрарлавына, балаларның «Әти, без сине яратабыз! Ташлап китмә безне!» дип үзәк өзгеч тавыш белән ялваруларына карамастан, Рафис чыгып китте. Атналар буе кайтмыйча йөрде. Чит-ят хатын-кызлар белән чуала икән, дигән сүзләрне ишетү бик авыр иде Галимәгә. Ни гаҗәп, ул чит-ят дигәннең кайберсе Галимәнең иң якын дус дип йөргән ахирәтләре булып чыкты.

 

Һәм менә Рафисның башын югалтыр чиккә җитә язып йөрүләренең күңелсез нәтиҗәсе – инсульт. Беренче инсульт Рафис гәүдәсенең уң як өлешенә зыян салды, ярты як бөтенләй параличланды, сыңар кул-аяк хәрәкәтләнми торганга әйләнде. Сөйләшүе гаять авырлашса да, иренең әйткәннәрен бик тиз аңлый иде Галимә. Көне-төне урын өстендә яткан Рафис бер сүзне аеруча еш кабатлады: «Җырла!»

 

Аның нинди җыр тыңларга яратканын белә Галимә, ялындырмый – рәхәтләнеп җырлый:

 

Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,

Чүп үләне белән бутадым.

Мәк чәчәген, белми киләчәген,

Үз кулларым белән утадым...

 

Җырны тыңлаган саен Рафисның күз төбенә яшь бөртекләре бәреп чыга. Ул елый. Күзләрен йомып елый. Аның шулай тавышсыз гына елавын күреп, Галимәнең йөрәге өзгәләнә, парә-парә килә, җыр җырланып беткәндә тамагына ачы төер утыра, ике бите буйлап күз яшьләре ага башлый.

 

Икенче тапкыр инсульт булгач, Рафис бөтенләй телсез калды. Ашаудан язды. Күзләре дә күрмәс булды. Соңгы көннәрдә бары тик бер генә ым-ишарә ясый ала иде: ул да булса, иреннәренең аз гына кыймылдап куюы. Бүген инде ул аны да эшли алмый...

 

Абау! Рафисның аскы ирененә искәрмәстән генә теге адашкан чебен килеп кунды.

 

– Фу! Кит моннан! – дип Галимә, кулларын җилпи-җилпи, аны шундук куаларга тотынды. Чебен кинәт өскә күтәрелде дә, бераз бөтеренгәләгәч, тәрәзә тарафына юнәлде. Бераздан ачык форточкадан чыгып та китте.

 

Галимә иренә таба иелде:

 

– Гомер буе «Китәм! Китәм!» дип яшәдең. Киттең дә кайттың, киттең дә кайттың... Ул вакытларда мин сине саклап кала алдым. Син менә тагын китәсең. Бу юлы, никадәр тырышсам да, мин сине саклап кала алмыйм. Алып кала алмыйм сине! Ишетәсеңме, алып кала алмыйм!

 

...Чалкан яткан ирнең күз төпләреннән шулчак ике бөртек яшь бәреп чыкты... Ике бөртек яшь... Ике бөртек... яшь…

 

19 октябрь, 2011 ел

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 7
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи