Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Илсөяр Иксанова. Бәхет телә

Илсөяр Иксанова. Бәхет телә

Бәхетлеләр, бәхетсезләр булган,Шатлык, кайгы булган тормыштаБәхет телә миңа, бәхет телә,Онытырга мине тырышма.Бәхет телә миңа, бәхетләремАк кар булып ятсын алдыма.Буран булып яусын,Тамчы булып тамсын,...

Бәхетлеләр, бәхетсезләр булган,
Шатлык, кайгы булган тормышта
Бәхет телә миңа, бәхет телә,
Онытырга мине тырышма.
Бәхет телә миңа, бәхетләрем
Ак кар булып ятсын алдыма.
Буран булып яусын,
Тамчы булып тамсын,
Илһам салсын минем җаныма.
Сөеклеләр, назга сусаганнар,
Сөю, нәфрәт булган тормышта
Сөю телә миңа, сөю телә,
Онытырга мине тырышма.
Сөю телә миңа, сөюләрем
Язлар булып килсен алдыма.
Бозлар булып аксын,
Кошлар булып кайтсын,
Илһам салсын минем җаныма.
Парлы ярлар, ялгыз җаннар булган,
Өмет, сагыш булган тормышта
Үз тиңемне, үз тиңемне телә,
Онытырга мине тырышма.
Үз тиңемне телә, көткән кешем
Гомерлеккә килсен яныма.
Йөрәккә ут яксын,
Хыял булып кайтсын,
Илһам салсын минем җаныма.
Бәхетлеләр, бәхетсезләр булган,
Моң-зарлылар булган тормышта.
Үз моңымны, үз җырымны телә,
Онытырга мине тырышма.
Бәхет телә миңа,
Бәхет телә...
Фото: pixabay
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи