Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

И, җаным...

И, җаным...

Туу - үлү арасындаМең төрле төс, мең төрле көч.Тик Ак белән Кара гынаҮлемсез төс, мәңгелек көч...Гел Ак булып булмый икән.Йота икән Акны Кара.Ак үзе дә Кап-караны,Аһ, дигәнче агартала.Яшәү - үлү арасы...

Туу - үлү арасында
Мең төрле төс, мең төрле көч.
Тик Ак белән Кара гына
Үлемсез төс, мәңгелек көч...
Гел Ак булып булмый икән.
Йота икән Акны Кара.
Ак үзе дә Кап-караны,
Аһ, дигәнче агартала.
Яшәү - үлү арасында
Язган адәм баласына
Бертуктаусыз ярашырга
Агына һәм Карасына.
Күпләр мәҗбүр шуңа, и, җаным.
Диген: Акны - ак, Караны - кара...
Мөхәммәт Мирза
Фото: pixabay
#Мөхәммәт Мирза #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи