Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Фердинант Гайсин. Хәтер

Фердинант Гайсин. Хәтер

Күпме язлар үтеп, сулар акты,Еллар калды тарих битендә.Тик югалмый хәтер. Уяна улҺәр кешенең йөрәк түрендә.Җиңү язы ел да килми калмый,Кузгала шул күңел ярасы...И картайган әби... Дисбе тоткан...Ә уен...

Күпме язлар үтеп, сулар акты,
Еллар калды тарих битендә.
Тик югалмый хәтер. Уяна ул
Һәр кешенең йөрәк түрендә.

Җиңү язы ел да килми калмый,
Кузгала шул күңел ярасы...
И картайган әби... Дисбе тоткан...
Ә уенда – ире, баласы.
Җиңү көне килә һәр яз илгә,
Кеше ача хәтер битләрен.
Сагыш белән ел да искә ала
Ветераннар сугыш көннәрен.
Күпме язлар үтеп, сулар акты,
Каен тоя язның җилләрен.
Сайрап куя шулчак бер җырчы кош,
Өзмәс өчен хәтер җепләрен.
Фото: pixabay
#Фердинант Гайсин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи