Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Гомер китабымның синле битен ябам..."

"Гомер китабымның синле битен ябам..."

Йә, әйдә, хуш! Саубуллашыйк инде.Гомер китабымның синле битен ябам.Минем синсез калу... ярты бәла.Синең үксез калу... - шунсы яман!..Яналмассың. Беләм. Чи утыннанМич төбенә, әйе, җылы төшми!Дөрләп яшә...

Йә, әйдә, хуш! Саубуллашыйк инде.
Гомер китабымның синле битен ябам.
Минем синсез калу... ярты бәла.
Синең үксез калу... - шунсы яман!..

Яналмассың. Беләм. Чи утыннан
Мич төбенә, әйе, җылы төшми!
Дөрләп яшәвемне үз итмәдең.
Тереклек ит инде өши-өши...
Ваз кичелгән кичерешләр калды.
Һәм... үкенеч калды.Никтер үтми...
Өтеп алыр җәйге аҗаганнан
Өркүеңне ничек гаеп итим?!.
Белдең дә син. Белмәдең дә кебек
Бәгыремне минем ни телгәнен.
Күңелемнең тәрәзәсе нурсыз,
Шәмдәлләргә бүген ут элмәдем.
Пошмавыңа дулап эчем поша.
Каударланам. Калмаганга чарам.
Сиңа атап язган шигырьләрем
«Сиңа түгел!» диеп утка ягам!..
Бер дөрләсен әле соңгы ялкын.
Соңгы тапкыр. Бәгыреңә үтеп!
«Сиңа түгел!» дигән соңгы шигырь.
Ипекәйдер менә. Йә, хуш иттек!..
Эльмира Җәлилова
Фото: pixabay
#Эльмира Җәлилова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи