Икәү яккан учакмыни -Чатыр-чытыр төн яна."Кемнәр ярын кемнәр сөймәсБу вафасыз дөньяда", - Дип җырлаган җилле чакларБар иде бит безнең дә...Бүген менә кискә дә күкЯта башым тезеңдә. Керфекләрең йомылга...
Икәү яккан учакмыни -
Чатыр-чытыр төн яна.
"Кемнәр ярын кемнәр сөймәс
Бу вафасыз дөньяда", -
Дип җырлаган җилле чаклар
Бар иде бит безнең дә...
Бүген менә кискә дә күк
Ята башым тезеңдә.
Керфекләрең йомылганда
Дертләп куям, сискәнеп.
Сулышыңнан ишетелә
Җилбәзәк җил искәне.
Күкрәкләрең гүя гөрзи,
Кулың гүя айбалта.
Шүрәледәй шәрә шәүләң
Йөри дивар буйлата.
Таш диварга сеңә бара,
Сыза бара сүрәтең.
Икәү яккан учак кебек
Шыпырт кына сүнә төн.
Карашыңда - таң салкыны,
Өши барам, өшәнә...
Һәрчак шулай: шом баса, әй,
Яшьлек искә төшә дә.
Җилле чаклар, тиле чаклар
Бар иде бит безнең дә.
Бүген менә кискә дә күк
Ята башым тезеңдә...
Чатыр-чытыр төн яна.
"Кемнәр ярын кемнәр сөймәс
Бу вафасыз дөньяда", -
Дип җырлаган җилле чаклар
Бар иде бит безнең дә...
Бүген менә кискә дә күк
Ята башым тезеңдә.
Керфекләрең йомылганда
Дертләп куям, сискәнеп.
Сулышыңнан ишетелә
Җилбәзәк җил искәне.
Күкрәкләрең гүя гөрзи,
Кулың гүя айбалта.
Шүрәледәй шәрә шәүләң
Йөри дивар буйлата.
Таш диварга сеңә бара,
Сыза бара сүрәтең.
Икәү яккан учак кебек
Шыпырт кына сүнә төн.
Карашыңда - таң салкыны,
Өши барам, өшәнә...
Һәрчак шулай: шом баса, әй,
Яшьлек искә төшә дә.
Җилле чаклар, тиле чаклар
Бар иде бит безнең дә.
Бүген менә кискә дә күк
Ята башым тезеңдә...
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала