Кызыл Башлык әбисе янына барырга чыкты. Урман авызында аңа Бүре очрады.— Кая киттең болай, Кызыл Башлык?— Әбиләргә барам. Ә син иртә таңнан нишләп йөрисең?— Сайлаучыларым белән очрашуга барышым. Әйдә,...
Кызыл Башлык әбисе янына барырга чыкты. Урман авызында аңа Бүре очрады.
— Кая киттең болай, Кызыл Башлык?
— Әбиләргә барам. Ә син иртә таңнан нишләп йөрисең?
— Сайлаучыларым белән очрашуга барышым. Әйдә, минем ышанычлым бул әле. Әбиең янына соңрак бергә барырбыз.
— Тел байлыгым юк шул, Бүре.
— Анысы минем үземдә җитәрлек. Син җанварларны гына җәлеп итәрсең.
Аннары Бүре агач башында утырган саесканга энәдәште:
— Ә син, такылдык, белдерү тарат. “Депутатлыкка канидат белән очрашу була. Соңыннан Кызыл Башлык стриптиз күрсәтәчәк!” – диген.
— Тукта әле, Бүре. Син нигә намуслы кызны мыскыл итәсең. Мин сиңа ризалык бирмәдем бит әле, – дип бүлдерде аны Кызыл Башлык.
— Эһем! Ризалыгың күпме тора инде?
— Әбигә – яңа йорт, ә миңа – машина.
— Булыр. Чәшке тун да өстәрмен.
Очрашу искиткеч әйбәт узды. Бүре сайлауда йөз процент тавыш җыйды. Ә Кызыл Башлык белән әбинең язмышы болай хәл ителде: сайлау технологиясе серен чишмәсен өчен, Бүре Кызыл Башлыкны тотып ашады. Әбине, йорт салымын түләмәгәнгә, алачыкка күчерделәр.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала