Энҗе бөртегедәй күз яшеңнеЯшермә син, Әнкәй, яшермә..."Балаларым озак килми", – диеп,Күңелеңне, Әнкәй, төшермә!Орышырга: "Сез – гамьсезләр!" – диеп,Хаклы, Әнкәй, бары син хаклы...Сине үпкәләткән мизге...
Энҗе бөртегедәй күз яшеңне
Яшермә син, Әнкәй, яшермә...
"Балаларым озак килми", – диеп,
Күңелеңне, Әнкәй, төшермә!
Орышырга: "Сез – гамьсезләр!" – диеп,
Хаклы, Әнкәй, бары син хаклы...
Сине үпкәләткән мизгел өчен
Сыкрый, Әнкәй, күңел шулчаклы.
Хәзер без дә олыгайдык кебек,
Утын-суын кичтек, җиз торбасын...
Синнән үрнәк алып, җиңә белдек,
Юлда нинди киртә тормасын.
Фото: pixabay
Яшермә син, Әнкәй, яшермә...
"Балаларым озак килми", – диеп,
Күңелеңне, Әнкәй, төшермә!
Орышырга: "Сез – гамьсезләр!" – диеп,
Хаклы, Әнкәй, бары син хаклы...
Сине үпкәләткән мизгел өчен
Сыкрый, Әнкәй, күңел шулчаклы.
Хәзер без дә олыгайдык кебек,
Утын-суын кичтек, җиз торбасын...
Синнән үрнәк алып, җиңә белдек,
Юлда нинди киртә тормасын.
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала