Безнең сөю туган чагында укХөкем ителгән иде бит үлемгә.Ул көннәрнең килеп җитәчәгенКертеп карамадык күңелгә.Бер савыттан эчтек сөю утын,Берничә кат кердек бер суга.Йөрәкләрдә урын калдырмадыкһичбер т...
Безнең сөю туган чагында ук
Хөкем ителгән иде бит үлемгә.
Ул көннәрнең килеп җитәчәген
Кертеп карамадык күңелгә.
Бер савыттан эчтек сөю утын,
Берничә кат кердек бер суга.
Йөрәкләрдә урын калдырмадык
һичбер төрле шиккә, борчуга.
Шуның белән без бәхетле идек,
Биеклектә безне шул тотты.
Хөкем көне киләчәген хәтер
Шатлыгыннан исереп - онытты.
Ул көн җитте! Олы бер учакның
Очкыннары бетте чәчелеп.
Ярый әле бер чаткысын урлап
Күкрәгемә куйдым яшереп.
Миннән башка беркем белми аны,
Белмәүләре бигрәк хәерле:
Ул бит миңа сер булуы белән,
Яшерен булуы белән кадерле.
Фото: pixabay
Хөкем ителгән иде бит үлемгә.
Ул көннәрнең килеп җитәчәген
Кертеп карамадык күңелгә.
Бер савыттан эчтек сөю утын,
Берничә кат кердек бер суга.
Йөрәкләрдә урын калдырмадык
һичбер төрле шиккә, борчуга.
Шуның белән без бәхетле идек,
Биеклектә безне шул тотты.
Хөкем көне киләчәген хәтер
Шатлыгыннан исереп - онытты.
Ул көн җитте! Олы бер учакның
Очкыннары бетте чәчелеп.
Ярый әле бер чаткысын урлап
Күкрәгемә куйдым яшереп.
Миннән башка беркем белми аны,
Белмәүләре бигрәк хәерле:
Ул бит миңа сер булуы белән,
Яшерен булуы белән кадерле.
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала