Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Фәнис Яруллин. «Минем сагыну сезнең өегезгә...»

Фәнис Яруллин. «Минем сагыну сезнең өегезгә...»

Минем сагыну сезнең өегезгәСиннән алда кайтып җитәр дә,Син керүгә, назлы песиең булып,Күтәрттерер үзен җилкәңә.Син назларсың аны «йомшагым» дип,Кочагыңа алып сөярсең.Беркемгә дә әйтмәс серләреңнеАңа г...

Минем сагыну сезнең өегезгә
Синнән алда кайтып җитәр дә,
Син керүгә, назлы песиең булып,
Күтәрттерер үзен җилкәңә.
Син назларсың аны «йомшагым» дип,
Кочагыңа алып сөярсең.
Беркемгә дә әйтмәс серләреңне
Аңа гына ышанып сөйләрсең.
Ә бер читтә Сөю карап торыр,
Бу күренешкә чиксез куанып.
Сагынуым калыр синең белән,
Йомшак чәчләреңә уралып.
Син сизмәссең берни, ә шулай да,
Чәчләреңә куйсаң кагылып.
Бер яктылык төшәр йөзләреңә,
Тәрәзәдән кергән Ай булып.
Фото: pixabay
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи