Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Эльмира Шәрифуллина. Бәхетле, тәхетле көнем

Эльмира Шәрифуллина. Бәхетле, тәхетле көнем

Тормышымның иң бәхетле көне,Иң тәхетле көне — бүгенем.Йолдызларны узып, тузып-тузып,Әллә кая оча күңелем.Борчулар да, тавыш-гауга да юк,Юк кимсетү, әләк-чәләк тә.Күзләремнән шатлык яше ага,Тыяр өчен ю...

Тормышымның иң бәхетле көне,
Иң тәхетле көне — бүгенем.
Йолдызларны узып, тузып-тузып,
Әллә кая оча күңелем.
Борчулар да, тавыш-гауга да юк,
Юк кимсетү, әләк-чәләк тә.
Күзләремнән шатлык яше ага,
Тыяр өчен юк бер сәбәп тә.
Эзен-эзгә, үзен көзгә куеп,
Уңышларым йөгерә ыргылып.
Керфекләрем ачам — күңел тәрәзәмә
Яз кояшы керсен ургылып.
Яз кояшы керсен,
Керсен, сезне күрсен,
Башлы-күзле булган улларым.
Сез бит минем төнгә көн укмашып,
Җыр кушылып туган елларым!
Фото: pixabay
#Эльмира Шәрифуллина #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи