Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Эльс Гаделев. Казах белән Казан арасы

Эльс Гаделев. Казах белән Казан арасы

«Казах» белән «Казан» арасындаАерма аз – бары бер аваз,«Дала…» – диеп нугай сагынып җырлар,«Казан», – диеп торыр һәр казах.Корылдатып, «къ»ны, «Тукай», дибез,«Кунай», дибез икән, «кунак» бул!Дала – дә...

«Казах» белән «Казан» арасында
Аерма аз – бары бер аваз,
«Дала…» – диеп нугай сагынып җырлар,
«Казан», – диеп торыр һәр казах.
Корылдатып, «къ»ны, «Тукай», дибез,
«Кунай», дибез икән, «кунак» бул!
Дала – дәрья,
Идел – шул ук дәрья,
Дөнья атын эчерер улак ул.
Акмулланың, Тукай, Абайларның
Кафиясен, вәзен, мәкамен
Төннәр буе бикли күңеленә
«Дала», «дәрья» дигән адәмең.
Ник ил кадәр ил учына салып,
«Казах», диеп сүзем корыла.
Дала гаҗәпләнмәс, дала иркен,
Дала күңеле күпне сыйдыра.
Биредә дә, димен, бабайларның,
Түре бардыр, бардыр почмагы…
Яшел күзле татар мөгаллимен
Кайсы казах кызы кочмады..
Хәзер инде Казан малайлары
Казах якларыннан аң җыя:
Икмәген дә бирә Чирәм җире
Һәм җырын да бирә Азия.
Тарихи бер язмыш ярасына
Тапкан дуслык уртак бер дәва.
Гаҗәп: «Казах», «Казан» арасында
Аерма – тик бары бер аваз.
3 апрель, 1982 ел
#Эльс Гаделев #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи