Эдуард Ганиев бакый дөньяга күчте
Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, озак еллар буе Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы башлыгы, «ГЭКСАР» электротехник заводы генераль директоры, милли җанлы меценат, эшкуар, милләтпәрвәр шәхес Эдуард Әнвәр улы Ганиев вафат булды.
Эдуард Әнвәр улы "Безнең мирас" редакциясе белән дә даими хезмәттәшлек итте, күп башлангычларда хәерхаклы булды, туган төбәге тарихына нисбәтле 30 дан артык китап чыгарды, Кулаткы төбәгенең мәшһүр шәхесләрен, аеруча Хәбибулла ишан Хөнсөяровны пропагандалауга зур көч куйды, елына дүртәр мәртәбә "Кулаткы" укуларын оештырды. Боларның күбесе "Безнең мирас" сәхифәләрендә күпмедер дәрәҗәдә чагылышы тапты, әле эшлисе уртак эшләр, башкарасы гамәлләр дә байтак иде...
Мәрхүмнең урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын.
Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!
Эдуард Әнвәр улы 9 февраль көнне Сарытауда җирләячәкләр.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА