Җитәр инде, күп еладым,Үпкәләткән чагыңда.Бүген берни булмагандайБасып торам яныңда.Елмаям шул, нигә әлеГаҗәпләнеп карыйсың?Син бит минем бер тамчы даКүз яшемә тормыйсың!Беләсеңме, гафу итәмБарысы-бар...
Җитәр инде, күп еладым,
Үпкәләткән чагыңда.
Бүген берни булмагандай
Басып торам яныңда.
Елмаям шул, нигә әле
Гаҗәпләнеп карыйсың?
Син бит минем бер тамчы да
Күз яшемә тормыйсың!
Беләсеңме, гафу итәм
Барысы-барысы өчен дә.
Син әлегә чит түгелсең,
Түгел якын кешем дә.
Кызганырга калды бары
Сыкрап үткән гомерләр...
Сукмагыбыз гел янәшә,
Аерылды күңелләр...
Сания Әхмәтҗанова
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала